Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
11 гыйнвар 2021, 22:29

Халыкка хезмәт итү – җаваплы һәм мактаулы

Кадерле укучыларыбыз!2020 ел тарихка керде, ул безгә бик күп әһәмиятле вакыйгалар бүләк итте – шатлыклылары да, авырлыкларны җиңү өчен көч туплауны таләп иткәннәре дә булды. Район гәзите узган елда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күпме бу, әллә азмы? Кеше үлчәмнәре буенча – саллы яшь. Ә гәзит өчен бу – чәчәк ату, өлгергәнлек һәм зирәклек чоры. Бу чорда берничә буын журналистлар һәм укучылар алышынды.

Район гәзитендә эшләү – авыр һәм тынгысыз хезмәт. Бу – «Благовар хәбәрләре» дигән мәгълүмат конвейеры, анда гомуми эшнең ахыргы нәтиҗәсе һәр белгечкә бәйле, барысы да монда үзен кирәк дип тоя, шуңа күрә гәзиттә лаеклы материал бирергә тырышалар.
Форсаттан файдаланып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, бизнес-берләшмәләрне хезмәттәшлеккә чакырам, аларны безнең басмага язылу оештыруларын һәм махсус битләр әзерләүдә актив катнашуларын сорыйм. Коллектив өчен мондый битләр өстендә эшләү – аерым предприятие эшенә тулысынча «чуму». Без объектлар буенча йөрибез, фотога төшерәбез, ветераннар белән очрашабыз һәм әңгәмә корабыз. Мондый алым һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Кешеләрнең гәзитебездә укылган, чыккан язмалар турында фикер алышуларын күрү бик күңелле.
Интернет чорында «Благовар хәбәрләре» виртуаль челтәрдә яшәргә өйрәнде. Һәм, анализ күрсәткәнчә, интернет безнең өчен дошман түгел, ә дус. Әлбәттә, кәгазь гәзит укучыларның бер өлеше сайтка күчте, әмма интернет ярдәмендә без бөтенләй яңа аудиториягә ия булдык. Бүген безне «Благовар хәбәрләре»нә нигез салучы «Хезмәт байрагы»н укучылар да, яшьләр дә, урта яшьтәге кешеләр дә укый, дип төгәл әйтә алабыз. Без сайтларны урыс һәм татар телләрендә үстерәбез, «Одноклассники», «ВКонтакте», «Фейсбук» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә үз сәхифәләребезне актив алып барабыз.
Юбилей елын тәмамлап, гәзит чыгару өстендә эшләүчеләр турында бераз гына сөйләп үтәсе килә. Хезмәткәрләрнең бөтен эшчәнлеге район һәм республика тормышын кызыклырак итү, яктырту, укучыларыбызга кирәкле мәгълүмат җиткерү, Благовар җиренең чын хезмәтчәннәре турында сөйләүгә юнәлтелгән.
Редакциядә 12 кеше эшли. Коллективыбыз тату, бердәм һәм иҗади. Хезмәткәрләрдән күпләрнең стажы 20 елдан артып киткән. Коллективны баш мөхәррир Гафарова Лира Әдип кызы җитәкли.
Әлеге хезмәт коллективында верстка инженеры Зәетова Рузидә Фәвил кызы, хатлар бүлеге мөдире Хәсәнова Эльвира Назыйм кызы 30 елга якын эшли.
Редакциядә җаваплы сәркатип Ермакова Любовь Владимировна, реклама буенча менеджер Евграфова Наталья Владимировна чирек гасырдан артык намус белән хезмәт сала.
Тәрҗемәче Гайнетдинова Рәзилә Гайнулла кызы үз вазыйфаларын үтәүгә бик җаваплы карый, ул 26 ел эшләү дәверендә тәрҗемәчелек эшчәнлеген камил үзләштергән.
Редакциядә 15 елдан артык хезмәт куючы агросәнәгать бүлеге мөдире Хәсәнова Айсылу Мөнир кызы, хәбәрче Максимова Ирина Анатольевна, верстка инженеры Минһаҗев Александр Равил улы, фотохәбәрче Константинов Сергей Евгеньевич намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә.
10 елдан артык бухгалтерияне грамоталы һәм тәҗрибәле белгеч – өлкән бухгалтер Рәсимә Мәгъсүм кызы Галимова җитәкли.
Водитель Котлышин Финат Вәзир улы хезмәткәрләрнең район буенча һәм республика башкаласына чыгуларын тәэмин итә, район гәзитен укучылар арасында таратуда булыша.
Коллективның максатлары һәм бурычлары бердәм – әбүнәчеләр, укучылар белән актив хезмәттәшлек итеп, район гәзитен мавыктыргыч, актуаль, заманча итү, заман белән бергә атлау.
Редакция коллективының кызыклы идеяләр һәм уй-фикерләре күп. Без аларны тормышка ашырырбыз дип өметләнәм. Безнең алда гәзитнең озын юлы ята һәм яңа юбилейлары көтә. Иң мөһиме – ул һәрвакыт район халкы өчен кирәкле булып калсын. Гәзит бит ул кешеләргә кирәк булганда гына яши. Тагын бер тылсымлы Яңа ел төне үтеп китте, без берничә секундка могҗизага ышанган балаларга әйләндек һәм курантлар чыңы астында иң зур теләкләребезне әйттек. Алар, һичшиксез, чынга ашсын! Яңа ел һәр кешегә хыялланган әйберен бүләк итсен! Хыяллар чынга ашарга тиеш бит! Бәйрәм белән сезне! Тынычлык булсын! Бәхет, изгелек сезгә!

Читайте нас: