Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
16 август 2020, 14:16

Район гәзитенең үсеш тарихы (Дәвамы)

“Советская Башкирия” гәзите (06.09.1960 ел) “Хезмәт байрагы “ гәзите редакциясенең эшен югары бәяләде.“... Иртә белән телефон шалтырады, — дип хәтерли ул чактагы мөхәррир Р.Усманов. — Мине беренче секретарь чакырта диделәр. “Нәрсә булды икән?” – дип уйлап куйдым мин һәм, гадәттәгечә, кесәне капшадым, блокнот белән ручка онытылмаганмы, янәсе. Беренче секретарьне, кеше буларак, уңай яктан гына билгели алсам да, аның һәр чакыртуы дулкынландыра иде.

Аның бүлмәсенә үттем. Галиәкбәров, һәрвакыттагыча, иртән беренче эш итеп гәзитләр караштырып утыра. Сәламемә коры гына җавап биреп, ул миңа гәзит сузды:
— Мә, укы, әнә сине ничек шелтәләгәннәр.
Кот очты. “Димәк, гәзитне тәнкыйть утына тотканнар!” – дип уйлап куйдым мин. – Бөтен республика алдында ояты ни тора!”
Укый башладым. Бу ул чакта тоташ республикада төп партия-хөкүмәт органы булып торган “Советская Башкирия” гәзите иде. Аның тәнкыйтенә эләкмәсәк ярый иде дип шөрли торган идек. Мәкалә “Будет зябь – будет и урожай” дигән исем астында дөнья күргән. Текстның күп өлеше безнең район гәзитенә багышланган иде: “Хезмәт байрагы”нда мул уңышка нигез салырга омтылучы механизаторлар ярышы турында бәян итүче материаллар даими басыла. Бер очракта бу “хуҗалык эшләрен комплекслы алап бару” турында булса, икенчесендә туңга сөрү буенча ункөнлек бурычларын үтәгән колхозлар һәм әлеге эшне тоткарлаучы хуҗалыклар турында мәгълүмат. Гәзит салам эттерүдә эшне оештыру хакында сөйли, тракторларны югары нәтиҗәле файдалану турында яза.
Максатка омтылучанлык – гәзиткә хас сыйфатларның берсе. Ул өндәп кенә калмый, ә өйрәтә дә, тәҗрибә белән дә уртаклаша, йомгак та ясый, җитешсезлекләрне дә тәнкыйтьли...”
КПССның өлкә комитеты басма органы тарафыннан бирелгән югары бәяне коллектив шатланып кабул итте. Чөнки бу уңышта һәр хезмәткәрнең мәгълүм өлеше бар иде.
Каты яраланган һәм зур сынаулар үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Гали Гомәр улы Ишмаев иҗади фидакарьлек күрсәтте. Партия оешмасы секретаре, яисә “корыч парторг”, аны принципиальлеге өчен шулай дип йөрттеләр, хезмәткәрләрдә үз эшләренә җаваплылык тәрбияләүдә булышлык итә.
Кешелеклелеге, тынгысыз гәзит эшенә мәхәббәте, гадилеге һәм игътибарлылыгы Әнәс Әмир улы Исаргаковны алыштыргысыз хатлар бүлеге мөдире һәм күмәк эшләрне оештыручы итә.
Һәрдаим үсеш юлында булган Булат Майоровны онытырга ярамый. Ул редакциягә университеттан соң килде, хатлар бүлеген җитәкләде, җаваплы секретарь булып эшләде. Иң катлаулы йөкләмә кушуларга да “Безнең кулдан килерлек” яисә “Башка берәү бәлки баш тартыр иде, ә мин юк” дип җаваплый торган иде. Журналистика белеменә ия булганлыктан, ул иҗади эшләргә яратты. Урыс теленнән тыш, башкорт, татар телләрендә иркен аралашуы аркасында дубляж гәзиттә дә эшли алды.
Гомум күтәрелеш атмосферасы район басмасының үсешенә уңай тәэсир итә. Халык зур идея һәм максатлар белән яшәде. Хуҗалыклар үсеш чоры кичерде, район үзәгенә электр үткәрә башладылар, газ үткәрү буенча проект әзерләнде. Бер сүз белән әйткәндә, районда зур җанлылык күзәтелде.
Көндәлек ярдәм шартларында яңа кадрлар үсеп җитте. Районның хезмәт ансамблендә ике телдә нәшер ителүче гәзит зур роль уйнады. Аның үзендә бизәлешен яхшырту һәм эчтәлеген баету һәм, әлбәттә, аның район үсешендә өлешен арттыру буенча җитди эшләр билгеләнде.
Тик бу планнары тормышка ашырырга язмаган икән. 1962 елның апрелендә тоташ ил буенча район гәзитләрен берләштерү турында хәбәр килеп иреште. 5-6 районга КПСС өлкә комитетының бер гәзитен чыгарырга планлаштырылды. Берничә көннән өлкә комитетының матбугат секторыннан Р.Г.Усмановның партия өлкә комитетының районара гәзите мөхәррире урынбасары итеп тәгаенләнүе турында хәбәр иттеләр.
— Менә шулай каләм белән бер сызудан гәзит яшәүдән туктады, — дип язган үзенең хатирәләрендә типографиянең элекке директоры Франц Юльевич Пержинский. 1963 елда, Благовар һәм Чишмә гәзитләре берләшкәннән соң, благоварлылар “По Ленинскому пути” һәм “Ленин юлы” гәзитләрен алдыра башлый.
1967 ел тормышка үз төзәтмәләрен кертте. Республикада кире процесс – бүлгәләү башланды. Еллар буе булдырылган бар нәрсә юкка чыкты. Хәзер барысын да яңадан бөртекләп җыярга кирәк иде. Район комитеты бинасында редакциягә өч кабинет бүлеп бирәләр. Мөхәррир итеп Анатолий Тимофеевич Еремеевны куялар. Гәзитнең исеме шул көе кала – “Знамя труда” һәм “Хезмәт байрагы”. Типографиягә урын табу белән катлаулыклар була.
“Бер урын тәкъдим иттеләр, әмма аны карарга баргач, хәтта куркып киттем, — дип язган Ф.Ю.Пержинский. – Ишекләре дә, тәрәзәләре дә, идәне дә юк, стенада штукатурка кубып беткән, төтен торбасы җимерек. Шул көннән ремонт эшләре башлап җибәрдек. Бер үк вакытта типография өчен кирәкле җиһазлар кайтарылды...”
Шулай итеп, 1967 елның октябреннән район халкы гәзитне атнасына өч тапкыр укый алды. Тик 1980 елга кадәр авырлыклар бетмәде. Шушы елны типография һәм редакция бинасын файдалануга тапшырдылар. Һәм хәрефләрне кулдан җыюдан линотипка күчәләр.
Анатолий Тимофеевич Еремеев производствоны җайга салып, мөхәррир кәнәфиен үзенең урынбасары – журналистика эше белән бик таныш булмаган Иван Сергеевич Федоринга тапшырды.
1972-86 елларда гәзиткә иҗади шәхес, каләм остасы, туктаусыз яңалыклар өстендә эшләүче намуслы һәм гадел кеше Рәшит Шәрип улы Кәримов уңышлы җитәкчелек итә.
“Хезмәт байрагы” бу елларда хезмәт ияләре өчен куәтле трибуна, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү чарасы, халыклар дуслыгын ныгыту факторы булып тора. Районка чыга башлаганнан бирле берничә буын журналистлар алышына, әмма район тормышының, анда яшәүчеләрнең хезмәт казанышларының актив, кызыксынучан елъязмачысы буларак, аның югары билгеләнеше сакланып кала.
Гәзит благоварлыларның рухи тормышының аерылгысыз өлеше, аларның остазы һәм киңәшчесе булды һәм шулай булып кала. Бүген, икътисадта, сәяси һәм җәмәгать тормышында, киң күләм мәгълүмат чаралары эшендә гаять зур үзгәрешләр барган бер вакытта, аның роле тагын да үсә.
Бу көннәрдә без үзебез дә сизмәстән артка, гәзит кичергән авырлыкларга күз салабыз. Үткәннәргә байкау ясыйбыз һәм Әгъзам Йосыпов, Хәмит Бәширов, Нурсилә Нигъмәтҗанова, Зәрия Насыйбуллина, Анатолий Максимов, Благовар типографиясе коллективын җитәкләгән Геннадий Кузнецов, Әгъзам Ризванов (Нуриман районы “Красный ключ” гәзитенең элекке мөхәррире), Әхнәф Ишмеев, Роза Мөхәррәмова, Венера Хромова һ.б. белән горурланабыз.
1980нче елларда редакция коллективы яңа иҗади көч белән тулылана. Фәнүр Гыйльманов (бүген “Кызыл таң” республика гәзитенең үз хәбәрчесе), Тамара Пересыпкина, Рәйлә Фәйзуллина, Наталья Милушкина, Эльвира Зыятдинова кебек журналистлар эшкә килә.
1980 елдан “Хезмәт байрагы” гәзите мөхәррире урынбасары булып Анатолий Герасимович Максимов эшли. 12 елдан аны баш мөхәррир итеп куялар һәм ул 2016 елга кадәр әлеге вазифаны уңышлы башкарды. Ул җитәкчелек иткән чорда зур үзгәрешләр була. 1997 елда гәзит бастыруны модернизацияләү максатында офсет җиһаз сатып алына. Инженер-версткалаучылар Ирина Макарова һәм Наталья Евграфова, операторлар Гүзәл Заһитова һәм Нурсилә Галиева компьютерда эшләүгә бик тиз өйрәнә. Шушы елның апрелендә 1нче Уфа типографиясе ярдәмендә гәзитнең тәүге саны дөнья күрә. Гәзитнең оештыручысы – Благовар районы хакимияте 2001 елның гыйнварында гәзит басу җиһазы сатып алганга кадәр бу шулай дәвам итә. Яңа җиһаз язмаларның оператив басылуына, чыгымнар кимүенә булышлык итә. Шуның белән бергә журналистлар гәзит эчтәлеген яхшыртуга ирешә.
Материал “Благоварская земля: годы и люди” китабы редколлегиясе тарафыннан әзерләнгән.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: