Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
6 август 2020, 19:50

Район гәзитенең үсеш тарихы

“Сталин юлы” һәм “Сталинский путь”Еллар үтү белән бу ике бәләкәй листовка – “Сталин юлы” һәм “Сталинский путь” гәзитләре берләшә. Арытаба ул “Знамя труда” (татарчасы “Хезмәт байрагы”) дип атала башлый.

КПССның район комитеты бюросы карары белән татар гәзитенә Рим Галимҗан улы Усмановны (1957-1962 еллар) мөхәррир итеп тәгаенлиләр. Башка вазыйфаларда: җаваплы секретарь булып Денис Уразмәтов; бүлек мөдирләре булып Федор Тимченко һәм Николай Кравченко; әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче булып Әнәс Исаргаков эшли. Типография директоры булып В.Я.Князев кала. Ә урыс гәзите мөхәррире булып 1949-1956 елларда Николай Григорьевич Кравченко хезмәт сала. Кыенлыклар булуга карамастан, эш кызыклы һәм мавыктыргыч була. Гәзитне дүрт битле итеп чыгара башлауга әзерлек эшләре бара. Штатны арттыралар, тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире һәм ике корректор эшкә алына. Кадрлар сайлыйлар, аларны эшкә өйрәтәләр. Полиграфия базасы реконструкцияләнә, ике коллективның үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелә. Редакцияне кәгазь белән тәэмин итү, ягулык кайтару, атларга печән әзерләү кебек көндәлек мәшәкатьләр хезмәткәрләр һәм, барыннан элек, Денис Уразмәтов иңенә төшә. Яхшы оештыручы һәм хуҗалыкчыл, намуслы кеше буларак, ул бөтен проблемаларны вакытында хәл итүгә ирешә. Нәтиҗәдә дүрт битле гәзит билгеләнгән вакытында дөнья күрә. Гәзит саннары график буенча чыга, хәер, бераз камилләштерү таләп ителсә дә. Ә моның өчен мәгълүм вакыт һәм түземлек кирәк була. Редакция коллективы, вакыт белән исәпләшмичә, җиткерелгән заданиеләрне үтәүгә әзер тора.
Татар гәзитенең тәүге мөхәррире Рим Усманов үзенең районканың 60 еллыгына багышланган “Дуслар, иптәшләр һәм гәзит турында” дигән мәкаләсендә: “Нәкъ оештыру эшләре чорында, җәй башында, район башкарма комитеты белән безнең арада һичкөтелмәгән һәм беркемгә кирәкмәгән хәл килеп чыкты. Шулай беркөнне редакциягә язма разнарядка килеп төште, анда без янгын каланчасында дежур итү өчен атлы кеше бүләргә тиеш диелгән иде. Минем аптырашта калуымны күреп, коллегаларым аңлата башлады:
— Бу ел саен шулай. Бер хәл итеп булмый. Соңыннан печән чабарга, бәрәңге казырга кушачаклар.
Район чиновниклары редакция хезмәткәрләрен үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга өйрәнгән икән. Янгын каланчасында торган журналистлар нинди сыйфатлы гәзит чыгара алсын инде.
Район башкарма комитеты рәисе эш белән киткән иде, мин разнарядка авторлары белән бәйләнешкә кердем:
— Редакция хезмәткәрләренә аларга хас булмаган функцияләр башкару партиянең Үзәк комитеты тарафыннан тыелган.
— Башка районнарда да шулай. Тик бер Сез ризасызлык белдерәсез, — дип җавапладылар миңа тәкәббер генә. — Сезнең гәзит белән бернәрсә булмас.
Беренче секретарьнең отпускта вакыты туры килде, һәм район комитетында гәзитне яклап сүз әйтер кеше табылмады. Минем ачуым кабарды һәм үз-үземә шундый карарга килдем: я максатыма ирешәм, я үз кәнәфиемнән баш тартам. Һәм өлкә комитетының матбугат секторы инструкторы Гөлсем Динислам кызы Хәбировага шалтыраттым. Ул, һәрвакыттагыча, безнең үтенечкә бик җаваплы карады. Шуннан соң редакцияне борчучы булмады...”
Матбугатның ролен дөрес бәяләп җиткермәүләр аларның эшенә аяк чалучы тискәре күренешләрнең берсе була. Мөхәрриргә гәзит мәнфәгатен яклап күп көрәшергә туры килә. Аның битләрендә район эшчәннәре, колхозчылар һәм интеллигенция вәкилләренең хезмәт тормышы яктыртыла.
Басу һәм фермалардагы эшләр торышы турында халык-ка җиткерү, механизаторлар, кыр эшчәннәре һәм терлекчеләрнең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, аерым участокларда артта калу сәбәпләрен ачыклау күпмедер дәрәҗәдә редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләүче Николай Кравченко тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.
— Миңа гәзитнең тышкы бизәлеше тынгы бирмәде, — дип хәтерли Р.Г.Усманов. — Полиграфик ярлылык, хәрефләрне кулдан җыю, шрифтларның бертөрлелеге, мәкаләләрнең “сукыр” исемнәре, фотохәбәрче-рәссамның булмавы, гел бер төрле версткалау – болар һәммәсе гәзит битләренең бернинди үзенчәлексез, аермасыз булуына китерде. Акрынлап коллектив басманың йөзен үзгәртә башлады, ул күзгә күренеп “җанлана барды”. Редакциядә хәтта фотолаборатория булдыруга ирештек. Журналистика һөнәрен үзләштерү буенча түгәрәк эшен оештырып җибәрдек.
Ул чорның тагын бер мөһим җитешсезлеге – кадрлар кытлыгы. Бигрәк тә штаттан тыш хәбәрчеләр җитешмәде. Шунлыктан әледән-әле гәзит укучылар белән очрашып тордык. Укулар, тәҗрибә уртаклашулар үткәрдек, хат алыштык. “Һәр хат – игътибар үзәгендә” – редакциянең девизы шуннан гыйбарәт иде. Күмәк тырышлыкның нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Авторлар күбәю белән гәзитебезнең тиражы да артты. Нефть кудыру станциясендә эшләүче Николай Михайлюк, Языково урта мәктәбе укытучысы Борис Лынник, “Россия” колхозының партком секретаре Роберт Лаутеншлагер, Кашкалаша урта мәктәбе укытучысы Биктимер Зәбихуллин, Каргалы мәктәбе укытучысы Вилюр Мамлиев һәм башкалар кебек каләм осталары безнең эшкә саллы өлеш кертте.
Авыл хәбәрчеләре хәрәкәте җанлану исәбенә авторларның “географиясе” киңәйде. Дөрес, алар күбрәк өлгереп җиткән мәсьәләләрне күтәрде һәм төрле жалобалар белән мөрәҗәгать итте, шуңа карамастан, бу гәзиткә ышаныч чаткысы кабынуын күрсәтә иде.
Гәзит җәмгыять үсешенең катализаторы булып торды. Районда басма сүзнең дәрәҗәсе күтәрелә башлады. Ул партия практикасында аеруча нәтиҗәле файдаланылды.
Редакциягә еш кына югарыдан туры күрсәтмәләр килә иде. Кемнедер “юкка чыгарып күрсәтергә”, җитешсезлекләрен ачып салырга һ.б. Тик, ни кызганыч, кешеләрнең гәзиттәге тәнкыйтькә бик исләре китеп бармады. Редакция теге яки бу кимчелекләрне бетерү буенча кабул ителгән чаралар турында җавап алырга тырышты. Кайбер мәсьәләләрне райком бюросында тикшерделәр. Аның карарында гәзитнең тәнкыйтьле сигналларга күз йомып каравы партия тарафыннан каты тикшерелгән тәнкыйтьне тыю буларак бәяләнде. Бюро карары гәзиттә басылып чыкты. Ул безнең өчен таяныч булып торды, аның ярдәмендә тәнкыйтьтән соң нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү җиңелрәк. Тәнкыйть материалларының төп эчтәлеген хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру, басуларның уңдырышлылыгын һәм терлекчелекнең продуктлылыгын күтәрү тәшкил итте. Ничек килеп чыккандыр – анысына без бәя бирә алмыйбыз. Ә бер вакыт республика гәзите моңа җавап бирде.
(Дәвамы бар).
Читайте нас: