Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
29 июнь 2020, 23:54

Игътибарыгыз безгә көч бирә

Быелгы ел безнең район өчен Бөек Җиңү юбилее белән генә түгел, “Благовар хәбәрләре” гәзитенең 85 еллыгы белән дә истәлекле. Ә юбилей-бәйрәмнәр котлау-тәбрикләүләрсез, конкурс һәм бүләкләрсез булмый.

Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково филиалында укучыларның гәзиттән ясаган үзенчәлекле кул эшләрен, районкага багышланган шигырьләрне без ихлас күңелдән иң зур бүләк дип кабул иттек. Бу оста куллы егет-кызларның җитәкчеләре – Эльза Зиннур кызы Аллаярова.
Авыл дигәч, сезнең күз алдына нәрсәләр килә? Билгеле ки, матур йортлар, тәрбияле ихаталар, гөл-чәчкәгә күмелгән, җиләк-җимеш тәгәрәп үскән бакчалар. Менә икенче курс студенты Илмира Галәүтдинова да гәзиттән матур итеп йорт ясаган, ихатасында бәләкәй генә өстәле, ике эскәмиясе дә бар, бакча эшләреннән соң рәхәтләнеп утырып ял ит дигәндәй. Аның эшенә лаеклы рәвештә беренче урын бирелде.
Александр Грин әсәрендәге Ассольне гәзит кәгазеннән тегелгән күлмәктә күз алдына китерә аласызмы? 3 курстан Виктория Вәлишина бүгенге замандагы модалы киенүче кызны күрсәтергә теләгән булгандыр, әмма без бу картинадагы кызны язучы-фантастның романтик героинясына охшаттык.
Диана Мансурова гәзиттән бер генә әйбер – салам эшләпә ясаган, аның каравы нинди кызык малай килеп чыккан. Картинадагы ерык авызлы, сипкелле, гармун тоткан Антошка безгә балачагыбыздан таныш. Ә янында чәүкә баласы аның уйнаганын тыңлап моңланып утыра. Эссе кояш нурларыннан малайны теге эшләпә саклый. Бу ике эш авторлары икенче урын алды.
Өченче курс кызлары Әлфинә Хәбибуллина һәм Анна Еникеева эшләрен дүрт аяклы дусларыбызга багышлаган. Гәзиттән ясалган, бантик таккан матур кызыл сары төстәге песи; кара күзлек кигән һәм “Благовар хәбәрләре” дигән язулы сумка тоткан ак песи – аларның иҗат җимешләре. Әлеге үзенчәлекле эшләргә өченче урын бирелде.
Конкурстан, әйткәнебезчә, егетләр дә читтә калмаган. Кызык, район гәзите аларны чәй-натюрморт тематикасына илһамландырган. Никита Архипов – чәйнек һәм ике касә, ә Ильяс Хәйруллин җимеш-җиләк салынган ваза һәм касә ясаган.
Катнашучылар һәм җиңүчеләргә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылачак, бу хакта алдан хәбәр итәчәкбез.
Шигъри бәйгедә иң беренчеләрдән булып Языководан Рифхәт Асаев (“Яратам сине, гәзит”) һәм Первомайскийдан Дин Гафуров (“Благовар хәбәрләре”) шигырьләрен җибәрде. Җиңүчеләре дә алар.
Редколлегия “Гәзиткә тугрылык өчен” дигән аерым номинация булдырды. Анда районканың иң тугры дуслары – озак еллар дәвамында гәзит саннарын саклаучылар аерылып торды.
Гаиләләре өчен кадерле ядкарьгә әйләнгән гәзитләрнең кайберләрен балалары яисә туганнары алып килде. Болар – Агарды авылыннан Нурыева Фәһимә Муллагали кызы (ул бүген Языковода туганы Г.Р.Ишбулатованың гаиләсе белән яши); Мәмдүдә Тәлгать кызы Лесина, соңгысы алып килгән “Сталин юлы” гәзите 1952 елның 19 декабрендә (!) чыккан булган.
Район гәзитен шулай ук Благовардан Рыбалколар гаиләсе, Языководан Фәнилә Ситдикова кадерләп саклый икән, ә Былышлы авылыннан Фрат Хәбибов “Хезмәт байрагы”н Сарайлы төп гомум белем бирү мәктәбе музеена тапшырган.

Читайте нас: