Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
18 гыйнвар 2020, 00:14

Җитәкчелекнең ышанычын аклыйлар

Каргалы авылында урнашкан “Лентерра” җәмгыятендә эшләүчеләр күп түгел. Аның каравы, аларның һәркайсы алтын бәрабәренә тиң, Санкт-Петербургтан килгән предприятие хуҗалары аларга зур ышаныч белдерә, авыл эшчәннәренең әдәплелегенә таяна.

Механизатор Айдар Килмәматов та җитәкчелекне һичкайчан уңайсыз хәлдә калдырмаячак. Ул үзенә ышандырылган МТЗ-82 тракторында намуслы эшли, аңа сакчыл карашта.
Моңа кадәр Айдар Альберт улы зур акча эшләү максатында читтә вахта ысулы белән эшләгән булган. Әмма көннәрдән бер көнне болай эшләүнең аның өчен түгеллеген, гаиләсен, алма кебек ике кызын калдырып читтә йөрергә кирәкмәгәнлеген аңлый. Һәм кече туган илендә эшләргә була. Бәхетенә эше дә табыла, яңа предприятие ачыла.
“Эш остадан курка” дип юкка әйтмиләр бит, Айдар Килмәматовның тормыш үрнәге дә шуңа ачык мисал. “Лентерра”да эшләүдән тыш, ул Каргалы мәктәбендә самбо түгәрәген дә алып бара. Авыл укучыларын хәзерге катлаулы заманда бик тә кирәкле үз-үзеңне саклау алымнарына өйрәтә.
Читайте нас: