Ямакай авылына 1919 елны нигез салына. Олылар сөйләве буенча hәм тарихи чыганакларга таянып, без шуны әйтә алабыз, булачак авылга беренче булып Гыйльметдин Кудакаев исемле кеше гаиләсе белән килеп утыра. Ул йортын якында гына аккан Слак елгачыгы буена сала. Бу 1919 елның көзе була. Ә инде 1920 елның язгы пычраклары бетүгә яңадан 35 гаилә күченеп килә. Башта булачак йорт урыннарына казык кагып чыгалар, ә соңыннан шобага ярдәмендә hәр гаилә үзенең урынын ала.
Аларның барысы да ун чакрым ераклыкта урнашкан Чишмә районына караган Калмаш авылы кешеләре. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Ямакай авылы да ул елларны Чишмә районына карый. Нәрсә мәҗбүр иткән соң бу кешеләрне яшәп яткан җирләреннән китеп яңа авыл төзергә? Ә җавап бик гади. Аларның күбесенең җир бүлемтекләре биредә була.
Калмашның зурлыгын исәпкә алсак (1920 елдагы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча 399 ихата теркәлгән), Октябрь революциясеннән соң җирләрне бүлгәндә күп гаиләләргә җир бүлемтекләре ун-унбиш чакрым ераклыкта бирелә. Әлбәттә, ат белән йөреп, җирләрне эшкәртү авырга төшкән. Менә шуны исәпкә алып, җир бүлемтекләре булачак Ямакай авылы кырында булган крестьяннар сөйләшеп, яңа авыл төзергә булалар.
Башлап йөрүчеләр булып Әхкәм Галәветдин улы Ибраhимов hәм Ислам Әхмәтдин улы Байков санала. Алар Уфа өязенең Сафар волостенең җирле идарәсенә (волостная земельная управа) барып рөхсәт кәгазе алуга ирешә. Күченүчеләр арасында Байков, Ибраhимов, Карачурин, Түләков, Уразмәтов фамилиясен йөрткән гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. Билгеле инде, аларның күбесен туганлык жепләре бәйли.
Күбесе агалы-энеле була. Күченүләр җиңел бирелми. Өйләрне, каралтыларны сүтеп, озын арбаларга төяп атлар белән күчерү, яңа урында кире сипләп тергезү, кайберләрен яңадан салу, мал-туарларны алып килү кебек мәшәкатьләр күп көч таләп итә. Шул ук вакытта җирләрне чәчәргә, эшкәртергә һ.б. өлгерергә кирәк. Кыенлыкларга карамыйча, авыл әкрен генә төзелә.
Авылның исеменә килгәндә, башта Әхсән дип атарга булалар. Чөнки беренче бала булып авылда Фәйзә hәм Ихсан Карачуриннарның Әхсән исемле уллары туа. Беренче мәлне ул шулай дип йөртелә дә. Ә соңыннан барыбер авыл Ямакай исеме белән теркәлә.
Бу атама каян килеп чыккан соң? Ямакай авылы урнашкан җирләр элек-электән башкорт җирләре булганын без тарихтан беләбез. Авыл данлыклы Баштирмә авылыннан ике генә чакрым ераклыкта урнашкан. Ә инде башкорт җирләренә урнашкан күп кенә авылларга, елгаларга hәм башка җир-су атамаларына исемне алар кушканы барына да мәгьлүм. Ямакай килеп урнашкан җирне дә алар «ямакай» дип йөрткәннәр.
Башкорт сүзлекләренә күз салсак, без анда hичшиксез «ямак», «ямакай» сүзләрен табабыз. «Ямак» (некрасивый) – ямьсез, начар, «ямакай» (плохонький, плоховатый) - «ямак» сүзенең кечерәйтү формасы. Авыл урнашкан җирдәге сазлыкларны исәпкә алсак, бу чыннан да шулайдыр. Башкортстан картасында без Ямакай сүзенә охшаган торак пунктларны очратмыйбыз. Ә менә күрше Татарстан Республикасының Минзәлә районында Ямаково (Жәмәк) исемле татар авылы бар. Ә шулай да бер нәрсәгә карамый Ямакай авылы табигатьнең матур җирендә урнашкан.
Ата-бабалар урынны белеп сайлаганнар. Авыл янында чишмәләр (берничәсе кипсә дә), тау-калкулыклар, урман-куаклыклар, урман аланнары, ерымнар, болыннар h.б. күп. Каен, усак, өрәнге, юкә, акация, тал, тополь, имән, чыршы, нарат, зирек h.б. агачлар, шомырт, миләш, балан, алмагач, чия, кура жиләге, карлыган, чикләвек h.б. җимеш агачлары hәм куаклары үсә. Урманнарында hәм болыннарында җир җиләге, гөмбә, бөрлегән, кузгалак, мәтрүшкә, колмак hәм халык өчен бик кирәкле башка үсемлекләр бар.
Авылдан ерак түгел печәнлекләр шактый. Халык телендә кулланыла торган атамалар күп. «Карасакал», «Кордон», «Франгиз тавы», «Саклау башы», «Островок», «Фазлыкай чокыры» hәм башкалар. Аларның hәрберсенең үз тарихы. Авыл янында «Мүкле күл» дигән кечкенә агачлык бар. Элегрәк анда бәләкәй генә күл булган. Тора-бара сазлыкка әйләнгән. Сазда мүк үскән. Төзелештә халык бу саз мүгеннән киң файдаланган.
Күмәкләшү еллары, авыл Советы барлыкка килү, колхоз чоры 1930 елда Ямакай крестьяннары күрше-тирәдәге авыллар белән (ул вакытка Бәрсүән, Троицк, Биек-Усак, Слакбаш авылларына нигез салынган була) «Сабанчы» авыл хуҗалыгы артеле төзиләр. Соңрак Ямакай колхозчылары ВЛКСМның 30 еллыгы артелендә, Буденный ис. hәм «Сабанчы» колхозларында эшлиләр. 1959 елда «Сабанчы» колхозы «Искра» итеп үзгәртелә. Күмәкләшүнең беренче елларыннан ук колхозчылар игенчелек, малчылык, яшелчәчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр hәм күп кенә уңышларга ирешкәннәр.
Бу уңышларда Ямакайда яшәүчеләрнең дә өлеше зур. Озак еллар Ямакай дуңгызчылык фермасы районда беренчеләр рәтендә булды. Күп тапкырлар мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ферма эшчәннәре берничә тапкыр район чемпионы булды. Шул исәптән Ямакайда туып-үскән Гафия апа Әхмәтжанова (Байкова). Игенчелектә дә сынатмады «Искра» уңганнары. Алар арасында кукуруз үстерүдә алдынгылыкны бирмәгән район чемпионы, Ямакай механизаторы Әнвәр абый Уразмәтов бар.
Благовар hәм Чишмә районнарының башкарма комитеты соравын исәпкә алып, БАССРның ҮБК (ЦИК) Президиумы карары белән 1935 елның 29 апрелендә Ямакай авыл Советы төзелә. Үзәге итеп Ямакай авылы күрсәтелә. Шулай итеп, Ямакай авылы Чишмә районыннан Благовар районына күчә. Ягъни Ямакай заманында 11 авылны берләштергән авыл Советы үзәге булып тора. Әлеге вакытта авыл биләмәсенә алты торак пункт карый.
Бөек Ватан сугышы Ямакайны да урап үтми. Кулына корал алып, ил азатлыгы өчен сугышка киткән, исемнәре Ямакай авылы белән тыгыз бәйләнгән 36 ир-егетнең 24е туган якларына әйләнеп кайталмый. Алар арасында гвардия полковнигы, СССР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнгән Миңневәли Байков, “Батырлык өчен” медаленә лаек булган Гайнислам Байков, Хәсән күле, Фин һәм Бөек Ватан сугышы яугиры, сержант, разведка взводы командиры, сугышның беренче елында хәбәрсез югалган Мөгаллим Уразмәтов, өлкән лейтенант, Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз орденына лаек булган Миңнулла Байков һәм башкалар бар. Яуда яраланып алданрак, яки сугыштан соң исән-имин кайткан яугирләрнең исемнәрен данга күмделәр. Шулар арасында Сталинград өчен барган бәрелештә каты яраланган һәм батырлыгы өчен 3 дәрәҗә Дан орденына лаек булган Рамазан Уразмәтов, Җиңү белән Берлинга барып җиткән гвардия сержанты Хәмит Байков. Әйе, бик күп авылдашларыбыз фронтта да, тылда да батырлык күрсәткән.
Ирләр сугышка киткәч, хуҗалыклардагы бөтен эш хатын-кызлар, әби-бабайлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшкәне барыбызга да мәгьлүм. Ямакай да илгә килгән авырлыкларны башкалар белән бертиң күтәрә. Җиңүне якынайту өчен, тирә-яктагы авыллар халкы белән беррәттән, армый-талмый эшлиләр. Моны исбат итәр өчен бер мисал китерү дә җитә. “1941 елда “Сабанчы” колхозы Благовар районында урып-җыюда беренче урынны бирми. Шул ук елның 1 сентябренә дәүләткә иген тапшыру планын үти. Берничә көннән яз чәчелгән бөртекле культуралар буенча планны үтәп чыга. Урып-җыю эшләрендә бигрәк тә укучы балалар һәм яшьләр тырышлык күрсәтә”. (Бу мәгьлүматлар 2005 елда Уфада нәшер ителгән “Башкортстанда яшьләр хәрәкәте. 20 гасыр” исемле китаптан алынды).
Ямакай авылы үзенең уллары һәм кызлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Күпләрен мәкалә барышында билгеләп уздык. Тагын берничәсен телгә алып үтсәк урынлы булыр. Резида Асаева (Байкова) Русиянең атказанган икътисадчысы, 35 ел Чишмә районының “Луч” колхозында өлкән икътисадчы, Т.С.Мальцев исемендәге алтын медаль белән бүләкләнгән. Аның тормыш иптәше Социалистик Хезмәт Герое Рәис Асаев Ямакай кияве. Тәүге күченүчеләр белән килеп, Ямакайда беренче укытучылардан саналган Мәүлет Байковның уллары: Әнвәр Байков – техник фәннәр кандидаты, Зәки Байков – “Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “Туймазы районының почетлы гражданины” исемнәренә лаек булган кеше.
Бөек Ватан сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән, Нәҗип Байков – техник фәннәр кандидаты, Бөек Ватан сугышында өлкән лейтенант – воентехник, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына, медальләргә лаек булган. Рәхимә Байкова – “Сабанчы” артеленың беренче хатын-кыз механизаторы. Миңнислам Байков – Благовар районының “Сабанчы”, Сталин ис., Буденный ис. колхоз рәисе, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән.
Касыйм Уразмәтов – медицина фәннәре докторы, профессор, галим-иммунолог, Үзбәкстанның Дәүләт премиясенә лаек булган. Билгеле җырчы, педагог, “Рамазан” җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгьзасы, филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты, Башкорт Дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов та Ямакайда дөньяга беренче авазын салган, чөнки шул вакытта әтисе Сабит Сабир улы биредәге мәктәпкә җитәкчелек иткән була.
Ямакай авылы белән ике Герой-ананың язмышы бәйләнгән. Нәҗибә Түләкова (Карачурина) биредә туган, тормыш иптәше Мәсхүт белән 12 балага гомер бүләк иткәннәр, ә Нәфыйга Түләкова (Байкова) бирегә килен булып төшкән, ире Гыйльметдин белән 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Нәфыйга Түләкова турында зур мәкалә “Кызыл таң” гәзитенең 1982 елның 14 февраль санында дөнья күрде.
Авылларны мәктәптән башка күз алдына китерүе авыр. Шуңа күрә мәктәп турында бер-ике сүз язып үтмәсәк, мәкалә тулы булмас, мөгаен. Тарихи чыганакларга таянып, без шуны әйтә алабыз: беренче башлангыч мәктәп авылда Рәшит Карачуринның иске йортында ачыла. Беренче укытучы Баштирмә кызы Сәлимә була. Соңрак аны Фәния Уразмәтова, Мәүлит Байковлар алыштыра. Билгеле инде, мәктәп үзе дә берничә тапкыр урынын алыштыра.
Мәктәп тормышына, аның укыту сыйфатына һәм матди яктан тәэмин ителешенә директорлар Гали Еникеев, Фәрит Гәрәев, Әкрам Еникеев, Әнәс Бикбулатов, Тәүзих Аблеев, Хәлил Абзалов, Илшат Вәсимов күп көч сала. Балаларны укытуга һәм дөрес тәрбия бирүгә бөтен сәләтен кулланган Зәбирә Газизова, Әнүзә Зәйлалова, Халидә Фәткуллина, Динә Арсланова, Миңсылу Каспранова, Мәсхүт Зәйлалов, Филзирә Еникеева, Зөләйха Ишбулатова, Фәрзәнә Әсәдуллина, Мәрьям Имаева, Сания Байкова һәм башка бик күп укытучыларны әйтеп үтәргә кирәк.
Ямакай мәктәбе күп еллар авыл биләмәсендә бердәнбер белем учагы саналып (Бәрсүән башлангыч мәктәбен исәпкә алмасак), анда авыл биләмәсенә кергән авыллар һәм күрше Чишмә районының Слак, Үрге Тирмә авылларыннан балалар белем алды. Шунысы гына кызганыч, илдә барган үзгәрешләр Ямакай мәктәбенә дә кагылды. Мәктәп ябылганга да җиде елдан артык вакыт үтте.
Айдар КАРАЧУРИН, Ямакай авыл китапханәсе мөдире