Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
10 гыйнвар 2020, 20:06

Барына да өлгерә

“Регион” агросәнәгать хуҗалыгының Алексеевка бүлендеге терлек караучысы Анатолий Титымберг, яшь булуына карамастан, тормышта күпкә өлгергән.

Пришиб мәктәбен һәм 112 санлы һөнәрчелек училищесын тәмамлаган, Хабаровск краенда артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп Ватан алдындагы уллык бурычын үтәгән, эшкә урнашкан, өйләнгән. Һәм бүген Анатолий – берсеннән берсе чибәр кызлары Ульяна, Азалия һәм Александра өчен кайгыртучан әти, хатыны Диана өчен ышанычлы ир.
Һәр көн иртә белән ул фермага эшкә ашыга. Сыерлар күп сөт бирсен өчен аларны үзвакытында ашата, гел чиста тота.
Зоотехник Наил Харисов аның тырыш, җаваплы эшчән булуын, коллективта ихтирам казануын билгели.
Ә бик сирәк эләккән ял көннәрендә гаилә башлыгы якыннарына күбрәк игътибар бүләргә омтыла: йорт эшләрен бергәләп башкаралар, бәйрәмнәр оештыралар, кунакка баралар, я булмаса күңелләренә ошаган башка шөгыль табалар.
Читайте нас: