Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
30 декабрь 2019, 17:18

Авылдашлар Яңа елны бер гаиләдәй каршы алды!

Благовар районының Кашкалаша авылы халкы эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм.

Автор фотосы
Автор фотосы
Авыл халкының күмәк көч һәм тырышлык таләп иткән чараларны, дини йолаларны, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрүе — шушы төбәктә яшәүчеләрнең бердәм, тырыш, чәмле булуы турында сөйли. Бу уңайдан Благовар районының Кашкалаша авылын үрнәк итеп куярлык. Чөнки биредә, бигрәк тә соңгы елларда, авылны төзекләндерүгә юнәлтелгән бик күп файдалы эшләр белән бергә, авылның рухи-мәдәни тормышын җанландыруга да зур көч салына. 29 декабрь көнне авылдашларны бер мәйданга җыйган “Яңа ел бәйрәме” - шуның ачык бер мисалы.
Ак келәм булып кар яткан Узы елгасы сабантуй яланын хәтерләтте. Авыл халкы гаиләләре, дуслары, туганнары белән купшы итеп бизәлгән урман сылуы янына җыелды.
Бәйрәмне Кашкалаша авылы хакимияте башлыгы Булат Бикмәев ачты. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, Булат Испарт улы әлеге чараның шатлыклы вакыйга белән уртаклашу өчен яхшы форсат булуын билгеләп үтте.
— Яңа ел — ул гаилә бәйрәме. Безнең авыл озак еллар кулга-кул тотынышып яшәүче күркәм гаиләләре белән горурлана ала. Миңсылу апа һәм Рамил абый Бәхтияровлар нәкъ шундый гаиләләрнең берсе. Алар тормыш сынауларын бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып, 50 елдан артык тату гомер кичерә. Быел Благовар районы буенча "Тугрылык һәм мәхәббәт өчен" медаленә лаек бердәнбер гаилә булулары — безнең авыл өчен зур горурлык! — диде хакимият башлыгы медальне тапшырып.
Билгеле, бу медаль белән законлы нихакта 25 елдан артык бергә гомер кичергән, якташларының абруен яулаган, мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаиләдә лаеклы балалар тәрбияләгән парлар бүләкләнә. Миңсылу апа белән Рамил абый — нәкъ шундый күркәм, бердәм гаилә. Алар икесе дә бәхетләрен бәрәкәтле авыл туфрагында тапкан, шунда фидакарь хезмәт иткән кешеләр. Рамил Котдус улы ярты гасыр диярлек хужалыкта шофер булып эшләде. Исеме күптапкырлар районның почет тактасын бизәде. Тырыш хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган транспорт эшлеклесе” исеменә лаек булды.
Миңсылу Габдулла кызы озак еллар хуҗалыкның алыштыргысыз бухгалтеры булды. Ул чыгышы белән Татарстанның Азнакай районыннан. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаган кызны юллама белән Башкортстанга җибәрәләр. Биредә ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрата. Күркәм, бердәм гаилә игелекле ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, аларны зур тормыш юлына чыгарган. Бүген Миңсылу апа белән Рамил абый дүрт оныклары өчен яраткан картәни һәм картәти дә.
— Безнең үрнәккә ияреп, яшьләр дә бер-берсе белән аңлашып, сабыр булып, өйләнешкән чактагы хисләрен саклап, бүгенге җитеш тормышның кадерен белеп яшәсеннәр. Киләчәктә аларга да “Тугрылык һәм мәхәббәт” өчен медальләр алырга язсын, — диде Миңсылу Габдулла кызы.
Ә Яңа ел бәйрәме күңелле уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Чәмле, дәртле авыл халкы аркан тарту, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда бик теләп катнашты. Авылның киң күңелле, олы йөрәкле Кыш бабае — Рәүф абый Исламов чыршы тирәли биетеп, шигырьләр сөйләтеп, олысының-кечесенең күңелен күрде. Әйткәндәй, Рәүф Рифмир улы авылдагы бик күп игелекле эшләрне, матур чараларны оештыручы һәм башлап йөрүче. Аның, шулай ук Рәмзил Әбсәләмов, Рәшит Маннанов кебек авылдашларның, тырышлыгы аркасында барлыкка килгән таучыклардан кыш буена чыр-чу килеп балалар шуып, рәхәтләнә. Яңа ел кичендә йорттан-йортка кереп, авыл халкын котлап, балаларга татлы күчтәнәчләр өләшә. Авылның игелекле улы бу эшләрнең барысын да йөрәк кушуы буенча, чын күңелдән башкара. Аның хәләл җефете Индира ханым да Рәүф абыйның һәр башлангычын хуплый, үзе дә теләп кушыла. Бу бәйрәмдә Индира Зифир кызы әкият герое булып киенеп, сабыйларны сөендерде, бәйрәмне маҗаралы да, кызыклы итүгә үз өлешен кертте.
Авылның кунакчыл һәм уңган хуҗабикәләре сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл артында һәркемне кайнар чәй белән сыйлады. Борыннарны тәмле исләр белән кытыклап, учакта шашлык кыздыды. Чара бәйрәмгә килгән халык күңелендә җылы тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: