Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
17 июнь 2019, 14:15

Уңыш һәм гүзәллек үрнәге

Мөлаем. Уңышлы. Зәвыклы. Карьера баскычыннан ул ныклы адымнар белән күтәрелә. Мөгаен, тәүге өч сыйфатка барлык хатын-кызлар да иядер, әмма соңгысына —абруйлы якташыбыз Зөлфирә Акбашева гына!

Билгеле булганча, Зөлфирә Хәбибулла кызын Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстандагы идарәсенә нигез салучыларның берсе дисәк, һич ялгыш булмас. Моңа кадәр ул республиканың Тариф һәм бәяләр буенча дәүләт комитетын җитәкли. Эшлекле сыйфатларга, югары һөнәри осталыкка ия һәм белемле Зөлфия Акбашева республикада товарлар һәм финанслар базарында, реклама һәм сәүдә өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларга заказлар урнаштыру тармагында һ.б. сәламәт конкуренция үсеш алсын өчен тырыша.
Ул — икътисад фәннәре кандидаты, Русиянең монополиягә каршы органнарның почетлы хезмәткәре, “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исеменә лаек, БР Мактау грамотасы, “Русиядә көндәшлекне үстерүдә казанышлары өчен” мактау билгесе, “Халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә уңышлары өчен”, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II һәм I дәрәҗә медальләре белән бүләкләнгән. УДНТУ профессоры.
— Зөлфирә Хәбибулла кызы, быелгы Сабантуй тормышыгызда ничәнчесе?
— Рәсми кунак буларак мин туган районыма 1990 елларда кайта башладым. Ягъни, 30 ел элек. Әмма, балачакны искә алсак, ул вакытта без әтием белән Узыбаштан район Сабантуена ат белән килә торган идек. Һәм балачакта алган шул чагу тәэссоратлар, халык бәйрәме турында якты исәтлек гомергә уелып каалган. Узыбаш алдынгыларын бүләкләгәндә алар өчен барысы да шатлана торган иде.
— Бүгенге көн турында тагын ниләр әйтерсез?
— Мин гореф-гадәтләрнең сакланып калуына, халык бәйрәменең асылы югалмавына, хезмәт кешеләренә, авыл уңганнарына хөрмәт күрсәтүләре өчен бик шатмын. Бирегә гаиләләре, балалары белән киләләр, бу — чын-чынлап халык бәйрәме!
— Әйтегез әле, озак еллар дәвамында ничек шулай яшь һәм чибәр булып калу сере нидә, Сез һич үзгәрмисез?
— Күпмедер дәрәҗәдә биредә геннарның әһәмияте зур: Зәкия әбиемә 96 яшь булганда, көзге карап, картайганымны күрәсем килми, дип әйтә торган иде. Яшь чагында ул бик чибәр булган. Яшь чак дип 75 яшьлек мәлен әйтә торган иде... Бик гаҗәеп кеше булды ул, тешләре дә тезелеп тора, сәламәтлеге дә яхшы, акылы да төгәл иде, аның күңел җылысы безне балачак буе яктыртып барды. Мин гармония тантана иткән авыл гаиләсендә, бер йортта биана һәм киленнең ничек тату яшәү үрнәген күреп үстем, беркем беркемгә караңгы йөз күрсәтмәде.
Яшь булып калыр өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: көнләшмәскә, ачуланмаска, кичерә белергә. Кешенең кәефе һәрвакыт позитив дулкында булырга, күзләреннән очкын сирпелеп торырга, тормышны ярату уты сүнмәскә тиеш. Шул ук вакытта физик яктан актив булырга кирәк, яраткан шөгылең һәм ышанычлы гаиләң булырга тиеш.
Эльвира Хәсәнова.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: