Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
5 июнь 2019, 17:19

Балалар елмайса, без дә шат

Благовар авыл мәдәният йорты Самарино авыл китапханәсе белән берлектә “Саумы, җәй!” уен программасын оештырды. Яңгыр туктап, һава торышы көйләнгәч, бала-чага дәррәү магазин янына җыелды.

Алып баручылар Н.Петрова, М.Зарипова һәм С.Бикмиева аларны Халыкара балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану белән тәбрик итте. Балалар өчен кызыклы сораулардан торган викторина, җәй темасына табышмаклар әзерләгән идек. Малай-кызлар бер-берсен уздырып җаваплар яудырды. “Тупны тапшыр”, “Бер аякта”, “Мәргән футболчы”, “Кем иң маһиры” уеннары барысының да күңеленә хуш килде. Благовар авыл мәдәният йортында оештырылган “Балалар елмайса, без дә шат” бәйрәме дә күңелле үтте. Биредә уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Анда М.Зарипова, “Ранетки” һәм “Фабрика” бию төркемнәре катнашты. Асфальтта рәсем төшерүдә А.Скачко, А.Хәбирова, С.Николаева, А.Платонова зур осталык күрсәтте. Уеннарда катнашучыларның берсе дә күчтәнәчсез калмады. Чара дискотека белән тәмамланды.
Нәсимә ПЕТРОВА, авыл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: