Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
28 Май 2019, 16:18

Михаил Бикмәевка – Салават Юлаев ордены

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның 2019 елның 22 февралендәге УГ-52 санлы Указы белән М.Ә.Бикмәев күпьеллык фидакарь хезмәте, нәтиҗәле фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, профессор, тарих фәннәре докторы, Хәрби фәннәр академиясе академигы, БРның атказанган хезмәткәре, РФ һәм БРның Журналистлар берлеге әгъзасы Михаил Бикмәев Кашкалаша авылында туып үскән. Ул 1977 елда – Свердловск югары хәрби-политик училищесын, 1986 елда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү хәрби-политик академиясен тәмамлый. 1990-1992 елларда Төркестан хәрби округының мотоукчылар дивизиясе комиссары урынбасары була. 1989 елда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруда катнаша.

М.Бикмәев Уфаның 130нчы мәктәбендә тарих фәненнән укыта, Башкортстан дәүләт педагогия институтында тарих кафедрасы доценты булып эшли. 2003 елдан бүгенгәчә тарих, җәмгыять белеме һәм культурология кафедрасы мөдире булып тора. Ул – 200дән артык фәнни эш авторы.

2004 елда “Ватан тарихы” белгечлеге буенча “Икенче дөнья сугышы чорында Башкорт АССРының хәрби-оештыру һәм мобилизацион эшенең тарихи тәҗрибәсе” темасына докторлык диссертациясе яклый.

2007 елда яшь буынга рухи-әхлак һәм патриотик тәрбия бирүдәге уңышлары өчен 3 дәрәҗә князь Дмитрий Донской ордены белән бүләкләнә. Ул, шулай ук, 3 дәрәҗә “СССРның Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен” орденын йөртә.

Без, Михаил Әхмәт улының якташлары, аның фәнни иҗатын даими күзәтеп барабыз. Укытучы буларак та аның хәрби тарих өлкәсендәге эзләнүләре соклану уята.

Чын патриот буларак, ул районда, мәктәпләрдә барган хәл-вакыйгалар белән кызыксынып тора. Районыбызның зур булмаган авылында туып үскән гади егетнең тырыш һәм киеренке хезмәте белән фән һәм хәрби тарих өлкәсендә шундый казанышларга ирешүе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ул үсеп килүче буын өчен чагу үрнәк булып тора. Галим-тарихчыга сәламәтлек, иҗади уңышлар телик.

Равил ГОМӘРОВ, Сарайлы төп гомум белем бирү мәктәбе директоры.
Читайте нас: