Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
27 Май 2019, 11:16

Яшьләребездә - алтын һәм көмеш медальләр!

Казанда “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) чемпионаты финалының җиңүчеләрен бүләклиләр.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә әлеге вакытта "Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионаты финалының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. Ярышларда безнең республиканың яшь һөнәр ияләре дә сынатмады, алар чемпионатта үз осталыкларын лаеклы дәрәҗәдә күрсәтте.
Билгеле булуынча, Башкортстанның җыелма командасы составындагы 64 кеше 27 компетенция буенча көч сынашты.
Әлеге вакытта алтын һәм көмеш медальләргә лаек булган яшьләребез бүләкләнде. “Веб-дизайн һәм разработка” компетенциясе буенча Дмитрий Авдикеев — 1нче урын, “1С платформасында бизнес өчен IT чишелешләр: Предприятие 8” компетенциясе буенча Олег Вәлиуллин — 2нче урын, “Мода технологиясе” компетенциясе буенча Дарья Андреева 2нче урын яуладылар.
Чемпионатта җиңгән яшьләребезне котлауларга без дә кушылабыз!
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: