Благовар хәбәрләре
+10 °С
Облачно
ВКОК
Үзебезнекеләр
27 Мая 2019, 06:18

Безнекеләр җиңүчеләр исемлегендә

WorldSkills Russia чемпионатында иң тәҗрибәлеләрне бүләкләделәр.

Казанда WorldSkills Russia чемпионатының “Тәҗрибәлеләр осталыгы” юнәлеше буенча җиңүчеләр билгеле булды. Безнең республикадан 50+ яшь категориясендәге һөнәр ияләре 5 компетенция буенча көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Лаборатория химик анализы” компетенциясе буенча Уфа ягулык-энергетика колледжыннан Лилия Зәйнуллина — бронза, “Графика дизайны” компетенциясе буенча Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледжыннан Марис Алладинов һәм “Хезмәт хәвефсезлеге” компетенциясе буенча Салават индустриаль колледжыннан Светлана Стафеева көмеш медальгә лаек булдылар.
Чемпионатта җиңүче һөнәр ияләрен ихлас котлыйбыз!
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас