Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
22 Май 2019, 18:23

Сәләтле яшьләр — республика киләчәге

Уфада “Башкортстан өмете-2019” республика форумы үтте.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында 2024 елга кадәр 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары билгеләнде. Алар арасында мәгарифне үстерү буенча башлангычлар да бар.
Сәләтле балаларның “Башкортстан өмете-2019” республика форумында мәктәп укучыларының Бөтенрусия, төбәкара, республика олимпиадаларында һәм башка интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләү традициягә әверелде. Форум ел саен оештырылып, анда зур уңышларга ирешкән кызлар һәм егетләрнең тырышлыгы, укытучыларның тынгысыз хезмәте югары бәяләнә.
Бөтенрусия олимпиадасы укучыларның укуга һәм фәнгә сәләтен, кызыксынуын арттыру, төрле өлкәләрдә сәләтле балаларны ачу, аларга һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен оештырыла.
Яшьләрне һәм аларның остазларын мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин котлады.
— Бүген җәмгыятькә сәләтле, заман таләпләренә җавап бирердәй яшьләр кирәк. Республика мәгариф системасы алдында сәләтле яшьләр белән системалы эш алып бару бурычы тора. Белем ярышларында үзен сынап караган һәм уңышларга ирешкән укучыларны котлыйм. Сезнең уңыш — республика уңышы ул, — диде ул тәбрикләү сүзендә.
Форум кысаларында Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы, Русия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре, туган телләр һәм әдәбият буенча төбәкара, финанс белеме бирү, “Покори Воробьевы горы” мәктәп укучылары олимпиадалары буенча 73 укучы бүләкләнде. Шуларның берсе — Стәрлетамак шәһәренең 3нче лицее укучысы Борис Бобков. Сәләтле егет технология буенча Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче исеменә лаек булган иде. Аның остазы Алексей Федоров укучысына киләчәктә дә зур өметләр баглый.
Республика укучылары технология, химия, тарих, физкультура, география, җәмгыять белеме, биология, инглиз теле, хокук белеме, астрономия һәм математика фәннәре буенча призерлар исемлегенә керде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: