Бу алар тормыш дигән олы юлдан 50 ел бергә атлый дигәнне аңлата. Безнең барыбыз өчен дә олы бәйрәм бу. Һәм шатлыгыбызны гәзит укучылар белән дә уртаклашырга телибез. Араларында әти-әниебезне белүчеләр дә аз түгелдер, дип уйлыйбыз. Кадерлеләребезнең үткәннәрен искә төшерү, бүгенгеләренә байкау ясау алар өчен дә кызыклы булыр.
Әтиебез Кызыл Шар авылында туып үскән. Кызганычка каршы, бу торак пункт бүген район картасында юк инде. Ул үскәндә шофер яисә тракторчы булып эшләүче абый-бабайлар почетта була. Шуңа бөтен авыл малайлары, шул исәптән әтиебез дә, үскәч, шушы тимер атларга идарә итәргә хыяллана. Теләге кабул булып, чынлап та, водитель һөнәрен үзләштерә. Һәм егет яшьлек дәртен эшкә җигеп Иске Күчәрбай авылындагы май заводында эшкә урнаша. Шушында ук сөйгән ярын очрата. Зифа буйлы, кара күзле Асия лаборант булып эшләгән була. Егет белән кызның дуслыгыннан мәхәббәт уты кабына. Һәм берничә айдан Кызыл Шарда Баязитовларның яшь гаиләсе барлыкка килә.