Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
15 апрель 2019, 13:19

Һәркемгә – аерым мөнәсәбәт

Күзлек сайлаганда ничек ялгышмаска? Әлеге сорауга төгәл җавапны күптән түгел Языково авылының “Кармасан” кунакханәсе бинасында ачылган “Мастер Зрения” оптикасы хуҗасы Рөстәм Дамир улы Сәетгалиев белә.

Кайчандыр үзе күзлек сайлау проблемасы белән очрашканнан соң, ул авыл җире өчен кыйммәт булмаган бәяләрдә сыйфатлы күзлекләр белән сәүдә итүче оптика ачарга карар итә. Бүген әлеге оптика салоннары республиканың дүрт шәһәрендә һәм өч районында эшли. Безнең районда заманча “Мастер Зрения” оптика салоны 18 февральдә ачылды.

— Рөстәм Дамир улы, яңа салон ачу өчен нигә нәкъ безнең районны сайладыгыз?

— Әйе, урын бер дә очраклы сайланмады. Благовар районы — әти-әниемнең туган ягы. Алар чыгышлары белән Благовар авылыннан. Бу якларда еш булабыз, шуңа биредә бөтен нәрсә таныш һәм якын.

— Сезнең оптикада нинди күзлекләр сатыла?

— Италиядә һәм Франциядә җитештерелгән төрле катлаулыктагы 1000нән артык күзлек тәкъдим ителә. Шулай ук, күзлекләрне заказ буенча ясатырга мөмкин, сатуда балалар өчен күзлекләр, кояштан саклаучы, компьютерда эшләгәндә, рульдә йөргәндә кия торган күзлекләр, контакт линзалар, стильле аксессуарлар һәм футлярлар бар. Безнең белгечләр һәркемгә, хәтта иң таләпчән клиентларга күзлек сайларга ярдәм итә ала. Бөтен товар тиешле сертификатлаштыру үтә. Кабул ителгән заказлар буенча күзлекләр Уфада заманча автоматлаштырылган җиһазда ясала. Моның өчен 3 көн вакыт таләп ителә.

— Бәяләр мәсьәләсе белән ничек?

— Без күзлеккә килгән һәр клиент сатып алырлык товар булсын дип тырышабыз. Күзлек кысаларының бәяләре 490 сумнан, контакт линзалар 190 сумнан башлана. Шуның белән бергә балаларга, пенсионерларга һәм инвалидларга 10% ташлама ясала. Ә 1500 сумнан артык суммага товар сатып алучы көнкүреш техникасы уйнатуда катнаша ала. Анда төп бүләк – кер юу машинасы.

— Сездә күзнең күрү сәләтен тикшерү мөмкинлеге бармы?

— Әлбәттә, һәм ул БУШЛАЙ үткәрелә. Оптикада тиешле уку үткән белгечләр эшли. Чөнки күзлек яраклы булсын өчен аны, барыннан элек, дөрес сайлау зарур. Безнең салонда оптиметрист клиентка параметрлары буенча туры килгән бөтен вариантларны тәкъдим итә, линзаларның сыйфаты, кысаларның материалы һ.б. турында сорауларга җавап бирә.

“Мастер Зрения” оптика салонында Сезне көн саен 9дан 19 сәгатькә кадәр кабул итәргә әзерләр. Салон төшке ялсыз һәм ял көннәрсез эшли. Безнең адрес: Языково авылы, Ленин урамы, 6. Тел.8(917)-375-97-31. Шулай ук, “Мастер Зрения”дәге бар яңалыклар һәм акцияләр белән “Бәйләнештә” (https://vk.com/mzoptika) һәм “Инстаграм” (yazykovo_mz) социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

И.МАКСИМОВА.

Түләүле нигездә басыла.
Читайте нас: