Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
15 апрель 2019, 14:32

Котлыйбыз!!

Юрий Алексеевич Гагарин исемендәге Кубокка Олимпиада кысаларында белем бирү-патриотик проектларны гамәлгә ашыруда ирешкән уңышлары өчен Языково урта мәктәбе директоры Илшат Фәнил улы Вәсимов “Ю.А.Гагарин” медале белән бүләкләнгән. Шулай ук, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Борисович Толкачев аңа БРда балаларга һәм яшьләргә инженер-техник белем бирүне үстерүдә зур өлеш керткәне, Ю.А.Гагарин исемендәге Кубокка олимпиаданы үткәрүдә булышлык иткәне өчен рәхмәт белдергән.
Артабан да уңышлар һәм киң колачлы максатларының һичшиксез гамәлгә ашуын телибез.
Читайте нас: