Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
15 апрель 2019, 11:22

Авырту-сызлауларыңны басарга әзерләр

Кечкенә бинада урнашуына карамастан, Таң авыл дәвалау участогы алдында зур бурыч — мәгълүм авыл Советында, шулай ук, элекке Сынташтамак авыл Советына (хәзерге Күчәрбай авыл Советы) караган биш торак пунктта һәм Языково авыл Советының Домбровка авылында яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау бурычы тора.

Кыскасы, 14 авылда 1700 кешене хезмәтләндерү таләп ителә. Мондый мөһим социаль бурычны квалификацияле табиблар булганда гына үтәргә мөмкин. Бүген биредә 5 кеше эшли. 30 еллык хезмәт стажына ия Рида Сайранованы дәвалау участогының йөзек кашы дисәк, һич арттыру булмас. Фельдшер медицина тармагына 40 ел гомерен багышлаган. Ерак 1980 елда Уфа медицина училищесын тәмамлаганнан соң, зифа буйлы кыз Шәмәй авылына эшкә бара, әмма ике елдан соң кире туган якларына әйләнеп кайта. Тормышка чыга, ире фаҗигале һәлак булгач, ялгызы ике кызын аякка бастыра, кеше итә. Айсылу һәм Рәмилә югары уку йортын тәмамлап, мәгариф системасында эшлиләр, гаилә корганнар.

Рида Әлфәт кызы эшендә бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә таяна, башта ук авыруның хәл-торышына ялгышусыз бәя бирергә тырыша һәм дәвалау билгели, таләп ителгән очракта табибларга тикшеренү үтәргә җибәрә. Чакырулар буенча эшли, авыруларны кабул итә, диспансеризация үткәрә. Тәҗрибәле фельдшерны авылларда өлкән яшьтәгеләр генә калып баруы, алар арасында йөрәк-кан тамырлары, неврологик авыруларның, диабет, атеросклероз, онкологиянең артуы борчый. 94 өлкән кеше, 295 бала һәм бер яшькә кадәрге 17 сабый диспансер исәптә тора.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, медицина күзгә күренеп алга китте, яңа җиһазлар барлыкка килде, бу исә эшне күпкә җиңеләйтә. Фельдшер хезмәттәшләре турында да тик яхшы фикердә. Шәфкать туташы Э.З.Ширәева балалар һәм үсмерләр сәламәтлеге өчен җаваплы. Медрегистратор Н.Х.Фәткуллина, санитарка З.Р.Гаделшина да башкарган хезмәтләренә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәттә.

Теш дәвалау бүлмәсенең яңадан эшли башлавына урындагы халык куанып бетә алмый, биредә теш табибы Илшат Латыйпов эшли. Аның хезмәт стажы 19 ел, һәм шушы еллар эчендә Илшат Рәсил улы һөнәри яктан үскән, камилләшкән, шуңа да аңа хәтта район үзәгеннән һәм башка авыллардан да киләләр. Шөкер, кирәкле медикаментлар һәм материаллар белән Языково үзәк район дәваханәсе тулысынча тәэмин итә. Белгечнең эш тәҗрибәсе дә алтынга тиң. Латыйпов кебекләр турында халык: “Бәхетен туган җирендә тапкан”, ди. Гаиләсендә дә бик бәхетле ул: рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче җәмәгате Динара Рәмил кызы белән ике кыз тәрбиялиләр. Кем белә, бәлки Зарина белән Рената да әтиләре эшен дәвам итеп, теш табибы яисә башка табиб булып китер?!

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: