Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
8 апрель 2019, 14:27

Тырышларга уңыш юлдаш

Пришиб урта мәктәбе укучылары республика һәм бөтенрусия конкурсларында, фәнни-гамәли конференция һәм укуларда күп тапкырлар җиңү яулады.

“Зәйнәб Биишеваның тормышы һәм иҗаты” VI республика иҗади проектлар конкурсында III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән 5 класс укучысы Аделина Шәяхмәтованы, Башкортстан Республикасы белем бирү учреждениеләре арасында II Халиков укулары – фәнни-гамәли конференциясендә “Минем фамилиямнең тарихы” номинациясендә III дәрәҗә дипломга һәм башкорт халкының тарихын, мәдәниятен һәм телен өйрәнүдәге уңышлары өчен “Бөтендөнья башкортлары корылтае” җәмәгать берләшмәләренең халыкара союзы башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек булган 4 класс укучысы Аслан Локмановны ихлас котлыйбыз!
Унынчы класс укучысы Ислам Локманов Башкортстан Республикасы оештырылуның бер гасырлык юбилеена багышланган укучыларның Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте республика олимпиадасында “Башкортстан халыклары фольклоры” номинациясендә җиңүче булып танылды.
Читайте нас: