Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
15 март 2019, 17:45

Гүзәлия — республика конкурсы финалисты

Уфада “Ҡатын-ҡыҙ — милләт әсәһе” III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Шунысы куанычлы, якташыбыз, биш бала әнисе, район Мәдәният сарае балетмейстеры, ифрат актив һәм иҗади ханым Гүзәл Шәфыйкова конкурста катнашып, финалга чыккан. Аны да бүләкләү тантанасына чакырганнар һәм Диплом, истәлекле бүләк тапшырганнар. Гүзәлия редакциягә килеп тәэссоратлары белән бүлеште.

Аның әйтүенчә, конкурс ике этаптан: муниципаль һәм республика — торган. Җәмгысы 300дән артык заявка тапшырылган. Быел конкурста катнашучыларның географиясе шактый киңәйгән. Безнең районнан Гүзәлия генә заявка тапшырган булган. Һәр номинациядә (“хатын-кыз-әни”, “хатын-кыз-лидер”, “хатын-кыз-галимә”, “хатын-кыз-педагог”, “хатын-кыз-бизнес-леди”, “хатын-кыз-остабикә”, “өлкән яшьтәге хатын-кыз”) иң чагу һәм актив катнашучылар ачыкланган һәм өчәр җиңүче билгеләнгән.

— Бүләкләү тантанасында мин бик күп финалистлар, җиңүчеләр белән танышырга өлгердем. Бирегә бала тәрбияләүне эш белән бергә оста итеп алып бара белгән, төрле шөгыльгә ия сокланырлык ханымнар һәм туташлар җыелган иде. Баксаң, безнең уртак фикерләр һәм карашлар да бар икән. Күпбалалы ана һәм мәдәният хезмәткәре буларак, үзем ишеләр белән аралашу кызык булды, — дип сөйли мәкалә герое. — “Торатау” конгресс-холлы фойесында оештырылган халык кәсепләре, милли ризыклар, киемнәр, уен кораллары, бизәвечләр күрәзмәсе бик тәэсирләндерде. Линар Дәүләтбаев җитәкчелек иткән Халык уен кораллары милли оркестры, солистлар Алена Завьялова, Марсель Котыев, Руслан Сәйфетдинов, “Тамыр” телеканалы вокаль студиясе балалары чыгыш ясаган гала-концерт күңелемә аеруча хуш килде.

Чарадан мин канатланып, яңа идеяләр белән илһамланып кайттым.

— “Хатын-кыз — милләт анасы” — бу сүзләрдә халкыбызның зирәклеге чагыла. Халыкта: “ул тәрбияләгән — терәк тәрбияләгән, кыз тәрбияләгән — милләт тәрбияләгән” диләр бит. Безнең хатын-кыз-әниләр — гаилә учагын саклаучылар гына түгел, алар — үз эшләренең осталары, илебездә һәм республикада барган сәяси процессларда актив катнашучылар, — дип билгеләде проект җитәкчесе, Дәүләт җыелышы депутаты, башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колһарина.

Бәйрәм гүзәл затларга Рабига Кушаева исемендәге “Хатын-кыз – милләт анасы” медален тапшыру белән тәмамланган.

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: