Мондый истәлекле вакыйгалар “тезмәсе” гаилә башлыгының 80 яшьлек юбилееннан башланган.
Миндиевлар — авылда хөрмәтле кешеләр, шушы җирлеккә алар бар гомерен багышлаган. Тату, үрнәкле гаилә булып яшәүләренә быел 60 ел тула икән. Мидхәт ага Яланкул авылында туып үсә. Бик иртә ятим кала. Әтисе фронтта һәлак була, әнисе өч баланы ялгызы аякка бастыра. Гаиләдә бердәнбер ир-егет булганлыктан, аңа бик иртә өлкәннәр сафына басарга һәм иңенә зур йөк, җаваплылык, хуҗалык буенча хәстәрлек алырга туры килә.
— Мәктәптә яхшы укыдым. Әмма җиденче класстан соң, әнигә безне туендыру-тәрбияләү авырга туры килүен аңлап, укуны ташлап, туган колхозымда эшли башладым. Тәүдә төрле эшләр башкардым, тиешле белем алганнан соң механизатор булып эшләдем, — дип искә ала яшьлек елларын мәкалә герое.
Егет бер эштән дә курыкмый, ныклы холкы белән аерылып тора, җор сүзле була. Шуңа коллективта да шунда ук үз кешегә әйләнә, намус кушканча эшли.
20 яшендә Күллекул авылының иң чибәр кызы, алдынгы савучы Әлфиягә өйләнә. Яшь гаиләгә бәхет өстәп, өч бала дөньяга килә, күңелле мәшәкатьләр арта. Әмма, шулай булуга карамастан, ул хыялына тугры кала: 30 яшендә, помпотех булып эшләгән елларында Дәүләкән авыл хуҗалыгы техникумына механик белгечлеге буенча читтән торып укырга керә. Кулына диплом алгач, Фрунзе исемендәге колхозның Яланкул бригадасында механик, бригадир булып матур хезмәт үрнәге күрсәтә.
Бу тотрыклылык, чәчәк ату, алга омтылу еллары була. Яңа терлекчелек биналары, иген складлары, юллар төзелә. Әйткәндәй, Мидхәт ага вакытында Яланкулдан Өйдрәкбашка кадәр шоссе юл төзетүгә ирешә, ул әле булса авыл халкына хезмәт итә.
— Авылларда тормыш гөрләп тора иде, колхозларда һәм совхозларда эш барысына да җитте. Колхозчылар лаеклы хезмәт хакы алды. Безнең Яланкул бригадасында гына да терлекләр саны 800 башка җитте. Беркем дә читтә эш эзләмәде, — дип сөйли ул.
Юбиляр туган колхозын үстерүдә үз өлешен кертә алуы белән горурлана. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул төрле елларда Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә ия була. Ул авылда иң кадерлесе һәм хөрмәтлесе — хезмәт кешесе булган шул елларны сагынуын яшерми.
Эше күп булуга карамастан, Мидхәт Миңневәли улы гаиләсенә дә вакыт табарга тырыша. Кызлары Рина, Рида һәм Резеда әти-әнисенең наз-хәстәрен, игътибарын тоеп үсәләр, алар балаларында туган җиргә, авыр крестьян хезмәтенә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияли. Үзләре мисалында кызлары барысы да авылда төпләнгән.
Мидхәт аганың әле дә көч-куәте ташып тора, күңеле күтәренке. Әле һаман автомобильгә идарә итә, янына Әлфиясен утыртып, күрше авылда яшәүче кызларына һәм кияүләренә кунакка барып кайталар. Ял һәм бәйрәм көннәрендә Миндиевлар гаиләсенә бала-оныклары, туруннары кайтып тула, йорт аларның шат тавышларына күмелә. Юбиляр әйтүенчә, бу көннәр — иң бәхетле көннәр, алар гомернең бушка узмаганлыгына тагын бер дәлил.