Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
17 гыйнвар 2019, 17:13

“Кыш бабайга хат”

Башкортстан Республикасы буенча «Кыш бабайга хат» республика балалар проекты кысаларында конкурс үтте.

Проектның девизы « Кыш бабай — дөньяны яхшырак ясаучы балаларны яклый». Бу конкурста безнең Күчәрбай урта мәктәбеннән 3 укучы җиңүче дип табылды: 1 класстан Артур Кунафин һәм Илмир Зөлкарнаев , 3 класстан Илназ Әхмәтшин. Җиңү бүләге — Уфа шәһәре Мәдәният йортында үтәчәк чыршы бәйрәменә чакыру кәгазе иде. Анда безнең улыбыз Илназ Әхмәтшин барды. Төрле районнардан җыелган йөзләгән бала өчен искиткеч матур бәйрәм оештырылган, осталык класслары үткәрелде. Кыш бабай белән яңа ел тамашасы балаларны әкият иленә алып керде, чыршы янындагы биюләр, кызыклы уеннар балаларның күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Тамаша балаларга гына түгел, алар белән тамашага килгән ата-аналарга да бик ошады.

Җиңүче дип табылган балаларга Кыш бабай күчтәнәче дә таратылгач, шатлык икеләтә артты. Чыршы янында Кыш бабай белән фотога да төштек. Тамашадан шат күңел, көләч йөз белән таралыштык. Бу конкурста җинүче укучыларның укытучылары Габделхакова Фәнүза Әнвәр кызы һәм Хөснетдинова Айгөл Хәмит кызының өлеше зур.

Балаларның мондый конкурста катнашулары укытучыларның үзләренең эшен яратып, балаларга дөрес тәрбия бирүләрен күрсәтеп тора.

Укытучыларга тырыш хезмәтләре өчен ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Тәслимә Әхмәтшина,

Иске Абзан авылы.
Читайте нас: