Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
15 гыйнвар 2019, 14:08

“Лилия”нең исеме җисеменә туры килә

Авыл җирендә яшәүче һәркем эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә ала. Әмма бу адымны ясарга барысының да йөрәге җитми, чөнки алда нәрсә көтәчәге билгесез.

Ә менә Каргалы авылыннан Сөндековлар гаиләсе 2010 елда җиң сызганып сәүдә эшенә керешә һәм бер дә үкенми.

Түбән Каргалы авылындагы “Лилия” магазинын вакытында ачалар һәм ябалар. Җәй көннәрендә караңгыга кадәр эшли. Биредә бөтен нәрсә тәртип белән урнаштырылган.

— Көн дә кирәкле бөтен товар бар анда, — ди сатып алучылар. — Ридага рәхмәт, ни кушсаң, шуны алып кайта. Клиентлар белән һәрчак ягымлы мөгамәләдә, елмаеп каршы ала һәм озатып кала.

Магазин эчтән дә, тыштан да карашларны иркәли. Аның махсус тәгаенләнеше буенча төзелүе дә зур роль уйный биредә. Чөнки арендага алынган бинада бу кадәр үк уңайлы булмас иде.

Рида Әсхәт кызы әйтүенчә, ул бер үк вакытта магазин хуҗасы һәм сатучы да, сәүдә өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәгә ия икән. Үз эшләрен башлап җибәргәнче дә сатучы булып эшләгән. Ә магазинга кече кызларының исемен биргәннәр.

Товар киштәдә озак ятмый, атнасына ике тапкыр яңартып торалар, икмәкне Языково һәм Кандрадан кайтаралар. Бәяләр дә әллә ни тешләшми.

Тырыш хезмәтләре белән Сөндековлар үзләрен авылдашлары хакына эшләүче булдыклы эшкуарлар итеп күрсәткән.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: