Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
14 гыйнвар 2019, 18:50

Кабатланмас сәяхәт

Узган Яңа ел минем өчен үзенчәлекле һәм онытылмас булды. Яхшы укыганым һәм иҗади эшчәнлектә уңышларга ирешкәнем өчен миңа илебез башкаласы — Мәскәү шәһәрендә үткән 2018 ел Гомумрусия яңа ел чыршысында катнашу бәхете тиде.

24 декабрьдә без — республикадан катнашучылар “Уфа” сәламәтләндерү лагерена җыелдык. Безгә Башкортстан флагы һәм гербы төшерелгән бик матур башлыклар һәм шарфлар тапшырдылар, уңайлы бүлмәләргә урнаштырдылар. Икенче көнне иртә белән уңайлы автобусларда Юл-патруль хезмәте озатуында аэропортка юл тоттык. Теркәлү үткәннән соң самолетта урын алганчы республиканың мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Хаҗин белән очраштык. Ул безне Яңа ел белән котлады һәм илнең төп чыршы бәйрәмендә күңелле ял итүебезне теләде.

Домодедово аэропортынннан без махсус автобусларда “Альфа” кунакханәсенә юлландык, биредә ике урынлы номерларда урнаштык. Бөре шәһәреннән Максим исемле яшьтәшем белән бер бүлмәдә яшәдек, ул җиңел атлетикада уңышка ирешкән өчен яңа ел чыршысында катнашу мөмкинлеге алган.

Билгеле булганча, Гомумрусия яңа ел чыршысына ил башлыгы чакыруы буенча Русиянең бик күп төбәкләреннән, шулай ук Абхазиядән һәм Көньяк Осетиядән уку алдынгылары, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, авыр тормыш хәлендә калган балалар — җәмгысы 6 меңгә якын малай һәм кыз җыелды. Мин аларның кайберләре белән дуслашырга һәм аралашырга өлгердем.

Безнең өчен чыршы бәйрәме Измаил кремленә экскурсиядән башланды. Миңа борынгы корылмалар, экскурсоводның кызыклы программасы, тирә-якта тантана иткән бәйрәм атмосферасы бик ошады. 26 декабрьдә иртән Съездлар сараена килдек. Спектакльгә кадәр безне фойеда оештырылган күңелле дискотекага чакырдылар, анда төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштык. Артабан Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә “Җир шары серләре” бәйрәм тамашасы башланды, рус халык әкиятләре персонажлары аның төп геройлары булды. Садко, Левша, Данила, Яңа ел, Кыш бабай һәм Карсылу Җир шарының серен ачар өчен алар көчләрен бергә туплады. Чөнки кышның төп бәйрәменә хәвеф яный! Геройлар “Фантазия” исемле җиһан корабында мавыктыргыч сәяхәткә чыкты. Чагу костюмнар һәм декорацияләр, уникаль музыка яңа ел шоуын онытылмас итте. Без хәйран калып тамаша кылдык. Аннан соң татлы бүләкләр алып куандык, истәлеккә фотога төштек, аралаштык, тәэссоратларыбыз белән бүлештек.

Узган яңа ел бәйрәме шулай исемдә калды. Бу чагу һәм кабатланмас тәэссоратларны кичерү мөмкинлеге биргән һәркемгә олы рәхмәт!

Илшат Гыйльванов.

Языково авылы.
Читайте нас: