Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
11 гыйнвар 2019, 16:45

Ветстанциянең техпаркы яңарган

Декабрь азагында район ветеринарлары зур яңа ел бүләге алган – учреждениегә ике автомобиль биргәннәр.

Яңа елның тәүге көннәрендә ветеринария хезмәте начальнигы Альмир Хөсәенов шундый шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. Автомобиль ачкычларын тантаналы шартларда Уфа шәһәренең Совет мәйданында тапшырганнар. Шулай итеп, республика ветеринария хезмәтенең автопаркы гомумән 80 берәмлек техникага арткан.

Альмир Әүфәт улы әйтүенчә, учреждениедәге техниканың файдалану срогы тулган булган. Төгәлрәк әйткәндә, тоташ республика буенча транспорт чараларын һәм җиһазларны тикшерү автотранспорт чараларының – 72, дезинфекция техникасының – 80, җиһазларның 70%ка искерүен күрсәткән. Һәм мондый шартларда ветеринария законнары таләпләрен үтәү бик авырга төшкән. Чөнки республика биләмәсендә эпизоотик, ветеринар-санитар иминлекнең, азык-төлек хәвефсезлегенең нәкъ шушы хезмәт эшчәнлегенә бәйле булуы беркемгә дә сер түгел.

Ә яңа автомобильләр ветеринария хезмәтенә ышанычлы хезмәт итәчәк. Тәүгесе – “Лада-Ларгус”, мәсәлән, дару һәм биопрепаратлар ташу өчен 4 суыткыч белән җиһазландырылган, икенчесе – “Газ-33098” шассиенда “Дук-1-01” күчмә дезинфекция корылмасы урнаштырылган махсус автомобиль. Әңгәмәдәшебез белдерүенчә, яңа техника ветеринарларга заман чакыруларына оператив җавап бирүдә, терлекләр арасында авырулар кабынуга бәйле көтелмәгән хәлләрдә ашыгыч эш итүдә, профилактика эше алып баруда, урыннарда кирәкле лаборатор тикшерүләре үткәрүдә булышлык итәчәк. Ә машиналарны тәҗрибәле водитель Владик Туктаровка ышанып тапшырганнар. Стажлы водитель буларак, Владик Радик улы яңа техникага җаваплы карар дип ышанасы килә.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: