Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
9 гыйнвар 2019, 11:40

Тимур Габдуллин — иң яхшы спортчы

Тимур Габдуллин — Башкортстан Республикасының велоспорт буенча чемпионы.

Спортчы өчен узып баручы ел спорт биографиясендә иң уңышлы ел булган. Республика ярышларында ул янә призлы урыннар яулый, ә сезон ахырында берничә көн дәвам иткән ярышларда төркемдә ике тапкыр икенче, аерым ярышта беренче урын яулый һәм, көндәшләрен артта калдырып, Чакмагыш районында үткән иң абруйлы ярышта БРның велоспорт буенча чемпионы исеменә лаек була. Октябрьдә Тимурны республиканың җыелма командасына чакыралар, һәм әлеге вакытта БР велоспорт буенча Олимпиада резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүен дәвам итә.
Әйткәндәй, Благовар мәктәбе укучысы Тимур Габдуллин велоспортка нибары 2015 елда гына килә, ДЮСШның велоспорт буенча тренер-преподавателе Руслан Янбаев җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм уңышлар яулый башлый.
Читайте нас: