Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
9 гыйнвар 2019, 11:38

Иң өлкән яшьтәге кеше

Сез районда иң өлкән кешенең кем икәнен беләнидегезме? Таныш булыгыз — Иске Күчәрбай авылында яшәүче Хәдичә Хәйрулла кызы Рәкыйпова.

Быел 5 июльдә аңа 105 яшь тулачак. Хәдичә әби шушы авылда туып үскән, гомер буе туган колхозында эшләгән, ире Гомәр Әбделкадыйр улы белән 8 балага гомер бүләк иткәннәр. Бүген аларның бишесе исән-сау. Хәдичә әби 15 оныгы, 16 туруны һәм аларның 9 баласы өчен яраткан нәнәй.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул үзе йөри, яхшы күрә, аз-азлап булса да гәзит-журналлар укый, кәефе яхшы. Шуңа безгә районның иң өлкән кешесеннән чынлап-чынлап ак көнләшү белән көнләшергә генә кала.
Читайте нас: