Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
9 гыйнвар 2019, 11:44

Дмитрий Яловой — иң яхшы механизатор

“Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Благовар подразделениесе механизаторы Дмитрий Яловой республикада алдынгы чөгендер җыю комбайны операторы дип танылды.

31 октябрьдә Конгресс-холлда республиканың алдынгы 10 механизаторы белән беррәттән Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров аңа өр-яңа Chevrolet Niva автомобиле ачкычын тапшырды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Дмитрий үрнәкле гаилә башлыгы һәм өч бала әтисе дә.