Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
9 гыйнвар 2019, 11:51

Бәхетле әти һәм картәти

Таң авылында яшәүче Даутовлар өчен яңа ел зур һәм истәлекле вакыйга белән башланып китте – ишле һәм бердәм гаилә башлыгы Фәрит Яхъя улына 90 яшь.

Бу матур датаны ул әти дип өзелеп торган газиз балалары, картәти дип тирән хөрмәт белдергән күпсанлы оныклары һәм туруннары арасында каршылый.

Мәкалә героеның узган гомеренә күз салсаң, нинди озын тормыш юлы үтелгән, күпме хезмәт батырлыгы кылынган, җәмәгате Флюра Мөхәммәтшәрип кызы белән күпме бәхетле еллар яшәлгән?!

Фәрит ага үзе Иске Күчәрбай авылында туып үскән. Өйләнгәч, Әхмәт авылында төпләнәләр.

Башка бик күп яшьтәшләре кебек, ул иртә яшьтән колхоз эшенә җигелә. Бераз үсә төшкәч, Бәләбәй һөнәрчелек училищесында механизаторлыкка укып кайта. Шушы һөнәр буенча озак еллар намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә. Тырышлыгы аркасында “Октябрь” колхозы инженеры вазыйфасына кадәр күтәрелә. Үз эшен бар нечкәлегенә кадәр үзләштергән грамоталы белгеч булып таныла. Тракторны күзен йомган килеш тә сүтеп җыя ала, диләр аның турында. Юбиляр үзе әйтүенчә, ярдәм сорап аңа күрше хуҗалыклардан да мөрәҗәгать итәр булганнар. Ә ул, үз чиратында, беркемгә дә ярдәменнән баш тартмаган, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышкан.

Гаилә Таң авылына күченергә уйлагач, “Октябрь” колхозы рәисе Мәсхүт Баязитов Фәрит Яхъя улын җибәрергә тиз генә ризалашмый.

Шулай итеп, Фәрит ага “Правда” колхозында эшли башлый. Тәҗрибәле белгеч биредә дә тиз арада коллегаларының ихтирамын яулауга ирешә. Фидакарь хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Фәрит ага белән Флюра апа Даутовлар биш бала тәрбияләп үстерә һәм зур тормыш юлына чыгара. Кызганычка каршы, өлкән кызлары Фәридә дә, Флюра Мөхәммәтшәрип кызы да бүген арабызда юк инде... Марат, Сылу, Мират һәм Ринат әти-әниләре булдырган матур традицияләрен лаеклы дәвам итә. Аларның барысы да үзләре сайлаган өлкәдә мәгълүм уңыш-казанышларга ирешкән, тормышта үз урынын тапкан.

Фәрит Яхъя улының балалары өчен күңеле тыныч. Үзеннән соң яхшы алмаш калачагына сөенә, әти кеше өчен шуннан да зуррак бәхет бар микән?

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: