Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
21 декабрь 2018, 11:42

Владимир электрны буйсындыра

Без электр утының тормышыбызда никадәр әһәмиятле роль уйнавы һәм аңардан өзеклекләрсез файдалану кемнең хезмәте белән тәэмин ителүе турында бик сирәк уйланабыз. Шуңа электриклар турында йортта ут сүнсә генә искә төшерәбез, бу минутларда дөнья туктап калгандай тоела. Аңлашыла да, чөнки электр утыннан башка тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Район электр челтәрләре коллективы елның елында кулланучыларны электр белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итә, уңайлы һәм хәвефсез яшәү өчен шартлар тудыра. Аларның тырыш хезмәте аркасында торак йортларга, учреждениеләргә һәм предприятиеләргә яктылык өзеклекләрсез килә.

Электромонтер Владимир Семенов коллективта иң өлкәне һәм башкаларга караганда иң зур хезмәт стажына ия — бу тармакка ул 36 ел гомерен багышлаган. Кем әйтмешли, эшен биш бармагы кебек белә. Владимир Владимирович үзе әйтүенчә, биредә эшнең бәләкәе-зурысы юк. Ул электр линияләрен хезмәтләндерү һәм ремонтлау өчен җавап бирә, бу эш зур җаваплылык һәм тәҗрибә таләп итә. Намуслы хезмәте өчен мәкаләбез герое берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Владимиров Семенов тумышы белән Авыргазы районыннан. Һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан соң, башкалада механикалаштырылган колоннада электромонтер булып эшли башлый. 1981 елда язмышын Благовар районы белән бәйли, һәм шушы еллар эчендә ул аның икенче туган ягына әйләнә. Биредә гаилә кора, хатыны Фәнирә Зәкәрия кызы белән өч балага гомер бүләк итәләр. Узып баручы ел электромонтер Владимир Семенов өчен үзенчәлекле. Күптән түгел ул 60 яшьлек юбилеен билгеләгән һәм хаклы ялга чыгарга әзерләнә. Пенсиягә тыныч күңел һәм чиста намус белән чыга — хезмәт юлын лаеклы үткән, коллективта хөрмәт казанган. “Хезмәт ветераны” исеме боларга ачык дәлил булып тора.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: