Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
14 декабрь 2018, 18:40

Иң чибәр балалар бездә яши

Кечкенә благоварлылар “Балалар модасы подиумы” бөтенрусия фестивалендә катнашты

Бу көнне Уфага Русиянең эре шәһәрләреннән кечкенә фотомодельләр җыелды. Алар белән беррәттән фестивальдә безнең район модельләре — Сабина Хәбибуллина, Арсений Габделгалимов һәм Виктория Дмитриева да үзен күрсәтте. Конкурс финалына үткән 60 катнашучы арасында безнекеләр иң яхшылар исәбендә булды. Сабина Хәбибуллина — беренче, Арсений Габделгалимов икенче урынга лаек булды. Балаларны бу зур конкурска әзерләү белән Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге өстәмә белем бирү педагогы Лилия Гыйльманова шөгыльләнгән.

— Без мәгълүм конкурста беренче ел гына катнашмыйбыз һәм һәрвакыт җиңүгә якынлаша, икенче-өченче урыннар яулый идек, әмма моңа кадәр җиңүче пьедесталына күтәрелүче булмады. Быел уңыш безгә елмайды, без җиңдек, — дип сөйли Лилия Таһир кызы.

Арсений конкурста катнашучы иң кечкенәләрнең берсе булды, аңа күптән түгел нибары 4 яшь тулган. Ул мөлаемлылыгы, инсафлылыгы белән билгеле шәхесләрдән торган компетентлы жюрины әсир итте. Арсений мондый конкурста беренчегә катнаша һәм тәүге җиңүе белән бик горурлана.

Сабина Хәбибуллина һәм Виктория Дмитриева Языково башлангыч мәктәбендә укый. Кызлар матур киенергә һәм фотога төшәргә ярата, шуңа әлеге фотоконкурста катнашырга булганнар. Аларга карап, иң матур кызлар безнең районда яши, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм һәркайсын БСТ телеканалының балалар күңел ачу программасында катнашырга чакырдылар.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: