Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
27 сентябрь 2018, 19:02

Изге эшләр өчен ара ераклыгы киртә түгел

Авылда туып-үсеп бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең кече ватаннары өчен янып-көеп яшәүләре һәм аны төзекләндерүгә көч тә, акча да кызганмаулары нинди матур күренеш?! Мондый мисаллар күп түгел, әмма алар бар һәм шунысы куанычлы, соңгы елларда аларның саны арта бара.

Берәүләр мәчет төзетә, юлларны ремонтлый, ә Сургут шәһәрендә яшәүче Фәнүзә Фәнил кызы Джаббарова (кыз фамилиясе Хәйбрахманова) акчаны әтисе яклап нәнәсе һәм картәтисе җирләнгән Күчәрбай авылы зиратын киртәләп алуга юнәлткән.

— Зират коймасы яңартуны таләп итә иде, без киләчәктә моны эшләргә планлаштырган идек, әмма барысы да акчага кайтып кала. Якташыбыз Фәнүзә Фәнил кызы нәкъ шушы максатта акча күчерү тәкъдиме белән чыккач, без бик шатландык һәм озакка сузмый эшләрне оештыра башладык, — дип сөйли Күчәрбай авыл Советы АБ башлыгы Радик Фәрхетдинов. — Эретеп ябыштыручылар Илшат Гыйрфанов, Ирек Мөшәрәпов, ярдәмчеләре Самат Хәмәдияров шунда ук эшкә тотынды. Койма әзер булгач та авыл Советы, ветераннар советы хезмәткәрләре һәм белгечләре, якын урамнарда яшәүчеләр өмәгә чыгып, аны буяды һәм зират территориясен тәртипкә китерде.

Туган авылыңа ничек тә булса ярдәм итәргә телисең икән, моның өчен чакрымнар да, ара ераклыгы да киртә була алмый. Фәнүзә Фәнил кызының матур үрнәге моңа ачык дәлил булып тора. Якташларыбыз исеменнән аңа олы рәхмәт белдерәбез һәм ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

Хәбәрче.
Читайте нас: