Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
23 август 2018, 18:24

Туган көнең белән, шагыйрь!

“Кеше шигырьне язмый, ә тудыра” дип Вознесенский дөрес әйткән. Первомайский авылында яшәүче Дин Гафуровның шушы көннәрдә генә дөнья күргән, типография буявы исе аңкып торган шигырьләр җыентыгын кулга алгач, моны тагын да ныграк аңлыйсың.

Анда Благовар җиренә дан җырлаучы шигырьләр урын алган, алар туган якка шулкадәр зур сөю һәм җылылык белән сугарылган ки, кулга алып укымау һәм яратмау мөмкин түгел. Иҗат җимешләренең һәр юлында диярлек Дин Гафуровның кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте чагыла. Җыентыкның авторның 80 яшьлек юбилеен билгеләгән көннәрдә дөнья күрүе икеләтә куанычлы.

Дин Канәфи улы Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә гади эшчеләр гаиләсендә туа. 1946 елда мәктәпкә төшә, 1952 елда егетне комсомол оешмасына кабул итәләр. Җиде классны тәмамлагач, фабрика-завод эшенә өйрәтү курсларында укый һәм аны, өченче разрядлы бакырчы-торба салучыны суднолар төзү заводының иң яхшы бригадасына эшкә алалар.

Армия хезмәтеннән соң безнең райондагы Первомайский авылына күченеп килә. Бераздан комсомолның район комитеты биргән путевка буенча ун елга Себергә тимер автоюл күперләре төзелешенә җибәрәләр. 1970 елдан “Языково” ЛПДСның авария бригасында эшли, хаклы ялга кадәр 20 ел янгын сагында начальник була.

Нинди генә вазыйфа биләмәсен, аны Илһам галиҗәнәпләре ташламый. Гади генә нәрсәдә дә матурлык күрә белүе берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат итүгә китерә. Авылдашлары аның әсәрләрен яратып укый:

- Тебе поем мы славу, Дин,

Твои стихи нам нравятся.

Такой поэт у нас один,

Село тобою славится.

Хөрмәтле Дин Канәфи улы! Район гәзите коллективы, Первомайский авылында яшәүчеләр һәм тоташ район Сезне тормышыгызда истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итә! Сезгә сүнмәс иҗат чәме, сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

И.МАКСИМОВА.
Читайте нас: