Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
23 август 2018, 18:20

Чәчкәләр – бәхет һәм иминлек билгесе

Дуслар, Языковода ихата-кураларның елдан-ел күркәмләнә баруына сез дә игътибар итми калмагансыздыр. Иртә яздан кара көзгә кадәр алар яшеллеккә һәм аллы-гөлле чәчкәләргә күмелеп утыра.

Сез рәсемдә күргән Ишбулатовларның ихатасы да үзенең матурлыгы белән җәй буе карашны иркәли. Кайда карама – төрле төсләр белән балкучы иксез-чиксез чәчәк диңгезе. Шушы гүзәллекнең авторы – Рәзилә Рәис кызы гади генә роза, петуния, георгин, ромашкаларның иң матур, иң эре төрләрен үстерә.

Күзнең явын алган түтәлләрдән тыш, бөтен ихатада чәчкә чүлмәкләре һәм әкияти фигуралар тезелеп киткән, алар сиздерми генә гомум интерьерга кушыла һәм, бу керпе һәм гөмбәләр чынмы әллә ясалмамы икән дип, аңламый карап торасың. Ихатадагы төзелешләргә эленгән кашполар үзенә башка матурлык тудыра һәм бәйрәм кәефе бүләк итә.

— Чәчкә-гөлләр үстерү — минем өчен бетмәс-төкәнмәс шатлык һәм яхшы кәеф чыганагы, — ди хуҗабикә.

Ул чәчкәләр үстерү белән күптәннән шөгыльләнә икән. Туганнары, танышлары әледән-әле төрле-төрле орлыклар белән бүлешә, ә Рәзилә Рәис кызы, үз чиратында, аларны үрчетеп күршеләре белән алмаша. Менә шулай чәчкәләр дөньясы яңалары өстәлеп елдан-ел төрләнә һәм зурая бара.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: