Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
16 август 2018, 18:50

Картлык килсә... без өйдә юк

Пенсиягә чыккач, тормышның яме бетә, дип уйлаучылар ялгыша. Языково авылында яшәүче күбесе хаклы ялда булган актив тормыш рәвеше яклылар моны үз мисалында исбат итә.

Үз вакытында алар районның төрле оешма-предприятиеләрендә тырыш хезмәт үрнәге күрсәткән, гаилә мәшәкатьләре, производство эшләре белән мәж килгән, ә хаклы ялга чыккач, бер көн килеп сәяхәт итәргә, дөнья күрергә, аралашырга, яңалыклар ачарга вакыт җитүен аңлаган. Әйдәп йөрүчеләре дә бар, ул – Ямал Хөснетдинова. Кайларда гына булмаган алар: Әй елгасы буйлап катамаранда йөзү, Казанга, Аркаимга, Шүлгәнташка, Соль-Илецкка сәяхәт, Агыйдел елгасы буйлап теплоходта йөзү. Ә күптән түгел “Благовар романтиклары” (ния шулай атаганыбызны соңрак аңларсыз) Юрүзән елгасы буйлап катамаранда йөзәргә барырга булган.

Шушы романтикларның берсе – Әлфия Гаделшина гәзит укучылар белән чираттагы сәяхәттә алган тәэссоратларын уртаклаша:

— Уйлаштык та, быел Юрүзән елгасы буйлап катамаранда йөзәргә булдык. Моның өчен туристик фирмаларның берсе белән бәйләнешкә чыгып килешү төзедек. 23 июль көнне иртә белән турагентлык вәкилләре безне Языководан ук килеп алды. Ә башкалада фирма җитәкчесе каршы алып, инструкторлар белән таныштырды һәм күңелле ял теләп озатып калды. Без уңайлы автобуста юлга чыктык. Сәяхәтне оештыручыларның үз бурычларын төгәл үтәүләре мактауга лаек. Дүрт сәгатьлек юлны күз ачып йомган арада үттек. Менә без Чиләбе өлкәсе белән Башкортстанның Салават районы чигендә торабыз. Сәяхәт Идрис мәгарәсеннән башланды. Оештыру тукталышында казан асып учакта төшке аш пешердек. Инструкторлар бу арада катамараннарны әзерләде. Тамак ялгап алганнан соң, әйберләрне өч катамаранга төяделәр, безне хәвефсезлек техникасы белән таныштырдылар, коткару жилетлары тараттылар, һәм без тыныч кына агып яткан елга буйлап юлга чыктык. Юл буе табигать матурлыгына, турыдан-туры каяда үсеп утырган йөзьяшәр агачларга сокланып бардык. Һава шундый саф, чиста, тәндәге һәр күзәнәк озон белән туена сыман. Башкортстан җирендә оҗмах бар, дисәләр, мин шушы Юрүзәндер, дип уйлар идем. Юлда, шулай ук, Монахлар тарагы каясын, тау түбәсендә урнашкан мәгарәләрне күрдек.

10 чакрым үткәннән соң тагын бераз ял иттек. Хатын-кызлар кичке аш хәстәрләде, ир-егетләр җыелма мунча корды. Кичке аштан соң чикләвек куагы, шомырт һәм тал ботакларыннан ясалган миндек белән чабынып мунчада юындык, Юрүзәндә су коендык. Мунчадан соң хуш исле чәй белән сыйландык, учак янында сөйләшеп утырдык һәм, әлбәттә, җырлар җырладык.

Палаткалар ифрат уңайлы, шундый тиз җыела үзләре, йокы бигрәк тәмле булды, таң атканчы берни белми йоклаганмын. Торып чыксам, дөнья ак томанга чумган, кул сузымы ара гына күренә. Сүнәргә дә өлгермәгән учакка утын өстәп, башкалар торуга чәй кайнаттым. Яңа көнне барыбыз да күтәренке кәефтә каршы алдык. Хәл торышына зарланучы булмады.

Иртәнге аштан соң юлыбызны артабан дәвам иттек – янә ун чакрым үтеп, маршрутның соңгы ноктасы – Каратау авылына барып туктадык. Ул арада төшке аш вакыты җитте. Өстәл артында турфирма җитәкчелегенә, инструктор-озатып йөрүче егетләр Тимур белән Антонга чиксез рәхмәтләребезне җиткердек. Шулай ук, бер-беребезгә рәхмәт әйтештек, безгә бергә шундый рәхәт һәм күңелле, хәтта аерылышасы да килми. Төркемебезгә “Благовар романтиклары” дигән исем дә уйлап таптык. Безнең турпоходлар моның белән генә бетмәс, дип ышанабыз. Туган Башкортстаныбызда без күрмәгән, аяк басмаган истәлекле урыннар бихисап бит.

Ирина МАКСИМОВА язып алды.
Читайте нас: