Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
16 август 2018, 19:21

60 елга сузылган мәхәббәт

Яңыш авылында яшәүче Әлтаф Җәмил улы белән Нәзилә Әбүталип кызы Халиковлар йортына быел бәйрәм арты бәйрәм килеп кенә тора. Ямьле май аенда хуҗабикәгә 80 яшь тулган, ә озакламый бриллиант туйларын – тормыш юлыннан бергә атлауларына 60 ел тулуны билгеләячәкләр.

Әлеге күркәм гаиләнең тарихы гади генә – егет белән кыз арасында 60 ел элек кабынган мәхәббәт уты бүген дә сүнмәгән. Бер-берсен хәстәрләп-кайгыртып торулары, бер-берсенең уй-фикерләрен ихтирам итүләре, сүз белән аңлатып бирә алмаслык рухи бәйләнешләре, ният-теләкләре уртак булуы шунда ук күзгә ташлана. Әлтаф абый белән Нәзилә апаның бүгенгесе икесе тиң-тигез яшәүләре, яннарында алар өчен өзелеп торган бала-оныклары булуы белән бәхетле.

Гаилә башлыгы 87 яшен тутырган дип уйламассың да, ул һаман да шәп, тынгысыз. Гомере буе терлекчелектә эшләгән, бәләкәйдән үк авыр хезмәт белән шөгыльләнгән кеше елларга бирешә буламы соң?! Әлегәчә мал-туар асраган, һичкайчан эшсез утырмаган. Соңгы елда гына авырту-сызланулары ешая төшкән, тик барыбер дә әкренләп булса да ихатада хуҗалык эшләре белән мәш килә. Нәзилә апа, ирем бик яхшы кеше, аның янында үземне гел яклаулы тоеп яшәдем, ди.

Ә хуҗабикә сүзгә бай, аралашучан кеше. Аны яшьтән үк эшкә уңган, бар нәрсәгә өлгер булган, диләр, колхоз эшендә дә бер дә сынатмаган.

— Чынлап та, терекөмеш кебек теремек булдым, бер эштән дә куркып тормый идем, — ди әңгәмәдәшем, яшьлек елларын искә төшереп. — Ә башкача ничек? 20 яшьтә кияүгә чыктым. Ул чакта бернәрсәбез юк иде, аның каравы, икебез дә нинди эшкә тотынсак, шуны гөл итеп башкарып куябыз, ә тырышлык-уңганлыгыбызга тиңнәр юк иде. Шушы сыйфатларыбыз аркасында бүгенге бәхетле тормышыбызны корганбыздыр да инде. Аллага шөкер, балаларыбызга матур тәрбия бирдек, йорт салып кердек, һич кемнән ким яшәмәдек, язмыш куйган сынауларны да зур чыдамлык күрсәтеп җиңә бардык. Өйләнешкәч тә бер иске генә йортта яшәдек. Кызыбыз Гөлсинә шунда салкын тидереп каты чирләде. Авыру нәтиҗәсендә сөйләшмәс булды. Шул чактагы кайгыруларыбыз... Ул үсеше буенча яшьтәшләреннән калышмасын, үзен ким тоймасын өчен барысын да эшләдек. Махсус мәктәптә укыттык. Шөкер, өлкән кызыбыз Әлфинә, улларыбыз Илбарт белән Илгиз кебек, ул да үз гаиләсен корды, тормышта үз урынын тапты. Балаларыбыз белән нык горурланабыз. Үскән чакларында без аларны җил-яңгыр тидерми яклап-саклап йөрткән булсак, бүген газизләребез безнең терәк һәм юанычыбыз булып тора. Бергә җыелган чакта шатлык-куанычларыбыз йортка гына сыймый, тышка бәреп чыга торгандыр. Моны гади сүзләр белән генә җиткереп тә булмый, — ди Халиковлар.

Йортта кайда карама, Нәзилә апаның оста куллары чиккән мендәр тышлары, япма һәм ашъяулыклар. Нинди генә чагу рәсем һәм матур бизәкләр юк аларда?!

— Б уэшләргә бар йөрәк җылым салынган, — ди хуҗабикә. — Күңелне сагыш биләп алган минутларда гел кулыма бәйләм энәләре алдым. Шуның ярдәмендә тынычлана торган идем. Хатын-кыз өчен бу үтә мөһим, чөнки гаиләдә күп нәрсә безгә бәйле. Ирем белән без бер-беребезгә һәрчак юл куйдык, ачу саклап йөрмәдек, вак-төяк өчен бер-беребезнең күңелен китмәдек. Гаилә ныклы булсын өчен, иң беренче чиратта, шушы сыйфатлар булырга тиештер, дип уйлыйм. Йорт мәшәкатьләре, балалар хәстәре белән 60 ел үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Бүгенге тормышыбыздан бик канәгатьбез, яшәү өчен бөтен шартлар бар, шатланып яшә генә. Менә балалар юбилейга бүләк ясадылар әле – йортны ремонтладылар, янкорма төзеп куйдылар. Хәзер бөтен уңайлыклар бар йортта, тормышыбыз оҗмахка тиң. Кыз-улларыбызның шулай хәстәрлек күрүе безнең өчен олы бәхет!

Әйе, ата-ана өчен шуннан олы бәхет юк, чөнки һәркайсыбыз үзен яраткан гаиләсе булу турында, аларның эшен дәвам итүче балалар турында хыяллана. Һәм, билгеле ки, бәхетле никах озын гомерле булуга алтын ачкычларның берсе булып тора. Моны Халиковлар гаиләсе мисалында ачык күрергә мөмкин.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: