Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
19 июль 2018, 17:58

Район горурланырлык булсын!

РФ Кораллы Көчләре сафына язгы чакырылыш оешкан төстә һәм графикка ярашлы үтте. 157 чакырылучының 37се хәрби бурычын үтәргә китте, 51енә белем алуга бәйле кичектерү бирелде, 21 кеше чикле рәвештә яраклы дип табылды һәм запаска алынды, 9ына сәламәтлек торышы буенча кичектерү бирелде, чакырылыш наряды тулуга бәйле 39 егет армия сафына көзен алыначак.

Гаскәр төрләренә килгәндә, чакырылучыларның күпчелеге — 16 якташыбыз — коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Бишәр егет милли гвардия һәм хәрби-космик көчләр сафына, өчәр кеше — үзәк буйсыну частенә (штабына) һәм тимер юлы гаскәрләренә, икешәр чакырылучы Һава-десант гаскәрләренә һәм Хәрби-диңгез флотына эләкте, бер егет стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Ватанны саклаучылар сафына кушылган якташларыбыз Туган илгә тугрылык күрсәтер, әти-картәтиләренең данлы традицияләрен дәвам итәр, алар хезмәт иткән урыннан, часть командованиесеннән Рәхмәт хатлары килеп торыр, дип ышанабыз.

Юрий Павленко,

бүлек начальнигының чакырылыш буенча өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: