Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
19 июль 2018, 17:43

Ходай биргән һәр көнгә шөкерана кылып

Йөрәк яшь булганда гомер үтү берни түгел — июль аеның тәүге көнендә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләгән Заречный авылында яшәүче Фәния Хәмәтҗан кызы Вәлишина бу тәкъбирне үз мисалында раслаган.

Бер генә урамнан торган авылда ул яшәгән йортны табуы кыенлык тудырмый — күзнең явын алып торучы төсләргә буялган капка-коймалар ерактан ук игътибарны җәлеп итә, ишек шакып торасы да булмады, капка алдына килеп туктаган машинаны шәйләп алгач, Фәния апа кунакларны каршы алырга ишек алдына ук чыкты. Килүебезнең максатын аңлаткач, Фәния Хәмәтҗан кызы безне өйгә чакырды. Әңгәмә бик җанлы һәм, әйтергә кирәк, ифрат күңелле булды. Аның оптимизмы һәм ихласлыгы, ачык күңелле булуы беркемне дә битараф калдырмый. Хәтта авыр сугыш елларын һәм аннан соңгы вакытны искә төшергәндә дә мәкалә герое елмаерга мәҗбүр иткән вакыйгаларны телгә алды. Билгеле, аңа бу чорда никадәр авырга туры килүе шик тудырмый.

Әнисе күз алдында соңгы сулышын алганда кызчык кечкенә була.

— Кызым, ашарга берәр нәрсә әзерлә әле, — дия авырудан талчыккан, хәлсезләнгән әнисе.

— Мин кул астында нәрсә бар, шуны пешерергә тырыштым, тик әниемнең тамагына ризык үтми иде инде, ул бары тик сөт эчеп кенә торды, — дип искә ала Фәния Хәмәтҗан кызы.

Тиздән әнисе гүр иясе була, әтисе икенче хатынга өйләнә, гаиләдә балалар туа, аларның барысын да Фәния тәрбияләшә.

— Шуның аркасында мин укуымны дәвам итә алмадым, нибары 8 класс кына тәмамладым, йортта ярдәм итәргә кирәк иде, әтием һәм Зөфәр абыем сугышта, Ходайга шөкер, икесе дә исән-сау, әмма күпсанлы яралар алып әйләнеп кайтты, шуңа тыныч тормышта гомерләре кыска булды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ул вакытта һәркемгә дә бик авыр була, көнне төнгә ялгап җан асрый алар, әмма шулай да төшенкелеккә бирелми, кечкенә шатлыкны да зур бәхет итеп кабул итәләр. Әңгәмәдәшемнең яшьтәшләре, хуҗалыкта, фермада бергә эшләгән иптәшләре аның бик матур итеп җырлавын яхшы хәтерли, гармунда да уйный ул, тик, ни кызганыч, ачлык елны аны сатып җибәрергә мәҗбүр була. Сәнгать институтына укырга керергә дип шәһәргә килә ул, барлык имтиханнарны диярлек уңышлы тапшыра, әмма уку бәхете тими — эшләргә, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк була.

Фәния апа тумышы белән Кашкалаша авылыннан, кияүгә чыккач Былышлыда яшиләр. Соңрак яшь гаилә Заречный авылына күчә. Ире Галимҗан Нәбиулла улы белән уллары Илдус һәм Илгизгә, кызлары Люциягә гомер бүләк итәләр.

Ире 1976 елда якты дөнья белән хушлаша, улы Илдус та арабызда юк инде, ул каты авырудан соң вафат булган.

Фәния апа элекке чаялыгын әле дә югалтамаган. Капка-коймаларын үзе буяп куйган, ишек алдындагы үләнне дә үзе чапкан, ихатасын-йортын тәртиптә тота. Туймазыда яшәүче кызы атна саен диярлек гаиләсе белән кайтып, әнисенә ярдәмләшеп китә.

Фәния Хәмәтҗан кызы бик бай нәнәй — аның 8 оныгы һәм шулкадәр үк туруны бар. Үзеңнән соң тагын өч буын дәвамчыларыңны күрү бәхете кемгә елмая әле?!

Юбилей көнендә гаилә туган йортына җыелды, Русия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру максатында районнан рәсми вәкилләр — район хакимияте башлыгы урынбасары К.Мөхәммәтҗанов һәм Языково авыл биләмәсе башлыгы Р.Еникеев килде.

Фәния Хәмәтҗан кызы, юбилеегыз белән ихлас тәбриклибез! Тәрәзләрдә утларыгыз әле озак еллар балкып янсын, йортыгыз онык-туруннарның шат тавышына күмелсен, йөзегездән елмаю китмәсен.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: