Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
19 июль 2018, 17:33

Гомер китабының “алтын” бите

Сөю-сәгадәттә ярты гасыр яшәгән гаилә парлары соклану һәм ихтирам хисләре уята. Республикада данлы традиция яшәп килә — илле ел һәм аннан күбрәк бергә яшәгән гаиләләргә хөрмәт күрсәтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Языково авыл Советы АБ башлыгы Р.Еникеев, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе А.Яковлева һәм “Гаилә” үзәгенең бүлек белгече И.Фәйзуллина Хлебодаровка авылында яшәүче Александр Ильич һәм Нина Александровна Школиннарны котлады.

Ир белән хатынның нинди гаилә тормышы кичерүләрен беләсең килсә, аларның йөзләренә бак — гаилә парлары бер-берсенә, бала-оныкларына, туруннарына һәм кунакларга кояш кебек балкып карый. Бәйрәмгә әзерләнгәндә алар аз дулкынланмый. Шулай булмый, бу бит гомернең үзенчәлекле бер чиге, һәм аны үтү бәхете һәркемгә дә елмаймый. Шуңа, бер-берсе белән киңәшләшеп, алар алтын туйларын билгеләргә булган. Аларның йөрәгендә ата-бабаларыннан килгән традицияләр яши: яратырга икән — көнләшерлек, бәйрәм итәргә икән — сокланырлык булсын.

— Булачак хатыным белән танышуның өченче көнендә үк аны язмыш тарафыннан миңа бүләк итеп җибәрелгән кеше икәнен аңладым. Вакытны сузмый гына турысын әйттем дә салдым: минем ниятләрем җитди, соңгы карарны сиңа кабул итәсе, — дип сөйли Александр Ильич.

Алар бәрәңге уңышын җыйганда таныша, Нина Александровна апасының ахирәте була, шулай аралаша башлыйлар. Әлегедәй купшы туй ясамый алар, тик бергә тату яшәү ниятләре бик җитди һәм ныклы була. Яшьләр тәүдә Уфада яши, гаилә башлыгы — партиянең өлкә комитетында, хатыны — сәүдә өлкәсендә эшли, хаклы ялга чыккач, иренең туган ягына кайталар, бүген дә биредә яшиләр. Кыска гына вакыт эчендә районда танылу һәм хөрмәт яуларга өлгерә алар, эшкә батырлар. Кызлары Ольга һәм Лариса гаиләләре белән башкалада яши, әмма мондый истәлекле көнне алар барысы да төп йортка җыелган.

Йортта булган хәлләрне урамга чыгарма — Школиннар бу кагыйдәне ярты гасыр бәхетле һәм бер җан булып яшәүләренең сере дип саный һәм нинди генә хәлдә дә тынычлык саклау, проблемаларны, дус-туганнарны борчымыйча, бергә хәл итү яклы.

Республика Башлыгы Р.Хәмитов һәм авыл биләмәсе исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырганда артта калган илле ел гомер булмаган да кебек. Инде үзләре оныклар сөюче кызлары һәм кыз үстерүче оныклары яннарында тормаса, шулай дип уйларга да мөмкин. Шушы илле ел боларның барысына нигез салган. Школиннар гаилә елъязмасының алтын битен ябып куйды. Яңа гаилә корган яшьләргә алар бер дигән үрнәк булып тора!

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: