Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
12 июль 2018, 18:33

Мәңгелек мәхәббәтнең сихри көче

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале законлы нихакта 25 елдан артык бергә гомер кичергән, үзара сөю-сәгадәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаиләләре белән авылдашлары арасында танылу тапкан, шулай ук фидакарь хезмәт аша иминлеккә ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән гаилә парларына тапшырыла.

Мирный авылында яшәүче 96 яшьлек Федор Илларионович һәм 89 яшьлек Мария Семеновна Савернюклар шушы таләп һәм сыйфатларның барысына да җавап бирә. Гаилә башлыгы пехотада хезмәт итә, Волгоград янында уң кулбашы каты яралана. Артабан аны гамәлдәге фронтка җибәрмиләр инде. Климентовка авылына әйләнеп кайткач, авылдашы Мариягә өйләнә. Үзе — колхозда механизатор, хатыны савучы булып эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да һөнәр алып, районда эшли һәм яши. Картлык үзен сиздерсә дә, гаилә пары төшенкелеккә бирелми. Балалары һәм оныклары ярдәме белән йорт хуҗалыгы алып барырга тырышалар, яшелчә-җимеш үстерәләр. Табиблар да аларның сәламәтлеген тикшереп, күзәтеп тора. Район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов Федор Илларионович белән Мария Семеновнага “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырганда аларның күзләре очкынланып китте. Район җитәкчесенең җылы котлау сүзләре, Мирный авыл Советы АБ башлыгы Г.Р.Насыйрованың азык-төлек җыелмасы тапшыруы, журналистларның килүе, яшьлек еллары турында хатирәләр — боларның барысы да гаилә парына көч-куәт, дәрт өстәде һәм шатлыкларын ишәйтте.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: