Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
12 июль 2018, 17:42

Бездә кооперация өчен шартлар тудырылган

“Благовар” кулланучылар җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмен күтәренке кәефтә каршылый. Предприятие сәүдә өлкәсендә үзләрендә продукция җитештерү, югары хезмәтләндерү мәдәнияте, сыйфатлы товарлар сату, социаль эшчәнлек алып бару белән аерылып торучы намуслы көндәш даны яулады.

Райпо дию белән тәмле бөккәннәр, камырга төрелгән сосиска, гриль тавыклар, көрпә кушып пешерелгән икмәк һ.б. сатуга чыгаручы дежур магазин, төрле мәдәни күңел ачу табыннары, район күләмендәге төрле чаралар үткәрелүче “Ашханә” күз алдына килә. Биредә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә, сатып алучыларга изгелекле мөнәсәбәткә корылган эшлекле атмосфера хакимлек итә. Күпләр райпода озак еллар намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә, гаилә династиясен дәвам итүчеләр дә аз түгел.

Аларның һәммәсенә кулланучылар җәмгыятенең совет рәисе Р.Р.Якупова оста җитәкчелек итә, ул мәгълүм өлкәдә 1986 елдан бирле эшли.

— Рида Риф кызы, елның тәүге яртысын ничек тәмамладыгыз?

— Бөтен тармаклар табышлы эшләде, җиткерелгән планны үтәдек, 500 мең сумнан күбрәк саф табыш алынды, 5 млн. 800 мең сум салым түләнде, салым һәм хезмәт хакы буенча бурыч юк. 6 айдагы эшчәнлекнең җыелма күләме 121 млн. 800 мең сумга җитте, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 105,5% тәшкил итә. Шул исәптән ваклап сату товар әйләнеше – 81 млн. сумнан артык, хәзерләүләр күләме – 24,5 млн. сум, гомум туклану предприятиесе әйләнеше – 12 млн. сум, 63 тонна икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре җитештерелгән.

Гомум товар әйләнеше күләменең иң зур өлеше (16,6%) Розалия Янгирова җитәкчелегендәге “Азык-төлек” магазинына туры килә. Шулай ук, “Авыл хуҗалыгы продуктлары” (мөдире Эльза Гыйндуллина), “Ит-балык” (Лена Хәбибуллина), Мирный (Фәнисә Ситдикова), Сынташтамак (Розалия Биктимерова), Агарды (Одинахон Кудратова), Такчура (Әнисә Газизова) магазиннары уңышлы эшли, аларда товар әйләнеше күләменең кимүенә юл куелмый.

— Сатып алучыларны җәлеп итүнең нинди ысуллары кулланыла?

— Марканы төшермәс өчен үзебездә җитештерелгән продукцияне төрләндерергә тырышабыз, пекарьләребезнең үзләре генә белгән серләре бар. Заманча җиһазлар, техника сатып алабыз, яңа җитештерү цехлары ачабыз. Мәсәлән, узган ел ахырында Мирный авылындагы магазин каршында мини-пекарня ачкан идек, анда товар әйләнеше күзгә күренеп артты (1,5 тапкырга). Аутсорсинг кысаларында Покровка мәктәбенә кайнар аш һәм магазиннарга икмәк ташу өчен “Ларгус” автомобиле сатып алдык. 35 магазинның 20сендә сәүдә процессларын автоматлаштыру төгәлләнде. 23 магазинда һәм алкогольле продукция һәм сыра сату гамәлгә ашырылган бер гомум туклану ноктасында ЕГАИС системасында эшләү өчен 1,5 млн. сумлык онлайн-кассалар сатып алынды һәм урнаштырылды. 1 июльдән “Меркурий” мотлак электрон ветеринария сертификациясе системасы кертелде, ул чималның биологик һәм азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү, киштәләргә контрафакт продукция чыгуны искәртү мөмкинлеге бирәчәк.

“Интеграция” проекты кысаларында Стәрлетамак һәм Бүздәк күмәртә-ваклап сату базаларыннан товарларны “ЦЕНТРКООП” (Мәскәү шәһәре) аша сатып алу буенча сынау проектында катнашабыз. 6 айда 12 млн. сумлык товар алынды. Үзебездә пешерелгән икмәккә һәм “Русские” пилмәненә “Башкортстан товары” билгесе алуга заявка бирүебез үзебездә җитештерелгән продукциянең югары сыйфатлы булуы турында сөйли.

— Рида Риф кызы, кадрлар турында берничә сүз әйтеп үтмәссезме?

— Бездә хезмәт йөкләмәләрен бер булып тартучы тату коллектив тупланган. Кооперация һәм сәүдә өлкәсендә үз эшенә бирелгән кешеләр генә эшли ала. Араларында зур тәҗрибәгә ияләре дә күп. Болар – гомум туклану директоры И.Л.Сәетгалиева, икмәк пешерү буенча технолог С.И.Биглова, коопзаготпромның склад мөдире Ю.К.Мөхәммәдьярова, пешекчеләр И.Камалова, Р.Яппарова. Безгә яшьләр дә эшкә бик теләп килә. Димәк, дөрес юл сайлаганбыз, эшләү өчен яхшы шартлар булдырганбыз, предприятиенең киләчәге өметле! Очрактан файдаланып, хезмәткәрләрне һәм кооперация ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәм! Безнең уртак эшебезнең гөрләп алга баруын телим.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: