Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
28 июнь 2018, 17:36

Без бер дулкында

Республика журналистлары ел саен бер зур очрашу үткәрә. Анда хезмәттәшләре белән аралашалар, көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып тикшерәләр, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашалар, матур табигать кочагында ял итеп күңел ачалар. Быел исә киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Павловка сусаклагычын барып күрде, аның искиткеч матурлыгына сокланды.

Милли телләрне өйрәнү турында закон проекты тудырган шау-шу фонында фестивальнең “Милли матбугат тел, мәдәният, этносны саклау коралы буларак” темасы астында үтүе бик урынлы булды. Бәйрәмне Башкортстан Журналистлар берлеге оештырды.

Фестиваль рәсми һәм чакырылган кунаклар – БР Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов, Караидел районы башлыгы Илдар Гарифуллин, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, шулай ук, Матбугат һәм киң коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның вакытлы матбугат бүлеге начальнигы Светлана Дзюбинская, “Ситим” медиатөркеме генеральный директоры – “Милли басмалар ассоциациясе” рәисе Мария Христофорова, РФ Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный һәм БР Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәковның сәламләве белән башланды.

Журналистлар сабантуенда федераль, республика, район һәм шәһәрләр гәзит-журналлары, телевидение, радио һәм интернет-берләшмәләреннән 400гә якын вәкил катнашты. Төп урынны милли кухня, вакытлы басмалар күргәзмә-смотры биләде. Республикада яшәүче латышлар, белоруслар, мордвиннар милли киемнәренең матурлыгы белән аерылып торды. Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәлләрдә эш формалары һәм ысуллары, киң мәгълүмат чараларында милләтара мөнәсәбәтләр проблемаларын яктырту үзенчәлекләре, этно-мәдәни юнәлештәге медиапроектларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде. Башка еллардагыча, программага спорт уеннары да кертелгән иде. Редакцияләр үзләренең басма продукциясен тәкъдим итте. Матбугат клубында кызыклы осталык дәресләре үтте. Һәм, әлбәттә, бәйрәм бүләкләрсез дә булмады. Роман Серебряный әйдәүче киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә РФ Журналистлар берлеге грамоталарын тапшырды.

Быелгы фестивальдә һәр берләшмә милли почмак әзерләгән иде. Безнең берләшмәнеке татар мәдәниятенә багышланды.

Л.ГАФАРОВА, төньяк-көнбатыш берләшмә җитәкчесе.
Читайте нас: