Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
22 июнь 2018, 11:37

Әтиләренең исеменә тап төшермәгәннәр

Исегездә булса, без гаилә архивларында күптәнге районкаларны саклаучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Безне ишетеп, бик күпләр төрле елларда дөнья күргән һәм төрле сәбәпләр белән кадерләп сакланган гәзитләрне алып килде.

Менә, мәсәлән, Василий Михайлович белән Тамара Ивановна Рыбалколар “Хезмәт байрагы”ның (ул чакта шулай атала иде) 1971 ел, 1 май санын саклаган, ни өчен дигәндә, дүртенче биттә Василий Михайловичның бабасы, әтисе һәм зурәтисе турында мәкалә басылган. Автор Н.Мифтаховның мәкаләсе “Тимерче Данила һәм аның уллары” дип атала. Бәян ителүенчә, Благовар авылында Данила Рыбалко дигән тимерче яшәгән. Ул тугыз кешедән торган гаилә башлыгы була. Балаларын бәләкәйдән үк эшкә өйрәтеп үстерә. Уллары Михаил белән Алексей бик иртә кул арасына керә. Эштән арып, корымга буялып кайтсалар да, әтиләренә ярдәм итә алуларына ныграк шатланалар. Алардан бигрәк әниләре сөенә: “Әтиегезгә охшап нинди тырыш булып үсәсез, сезнең аркада өстәлебездә аш-су мулдан”. Оста куллы тимерче үләр алдыннан улларына болай дип әйтеп калдыра: “Мин өйрәткән эш кешеләргә һәрвакыт кирәк, аннан яхшырак һөнәр юктыр да җир йөзендә. Югары белем бирә алмадым, аның каравы, тырыш хезмәтегез белән үзегезгә юл ярачаксыз”.

Уллары әтиләренең васыятенә тугры кала. Икесе дә “Сельхозтехника”да эшли, яхшы белгечләр булып таныла. Михаил Данилович – тимерче, Алексей Данилович токарь була. Фоторәсемнәре Кызыл почмактагы Мактау тактасыннан төшми. Менә шундый оста куллы уллар үстергән тимерче Данила.

Рыбалколар династиясен дәвам итүчеләр бүген дә төрле тармакларда уңышлы эшли. Василий Михайлович яшьтән үк “Сельхозтехника”да хезмәт сала, аның хатыны Тамара Ивановна рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Хәзер хаклы ялдалар. Район яңалыклары уртасында булу өчен һичкайчан “Благовар хәбәрләре”ннән аерылганыбыз юк, диләр. Безнең чакыруга иң беренчеләрдән булып җавап биргәннәре өчен Василий һәм Тамара Рыбалколарга рәхмәт әйтәбез. Аларның активлыгы аркасында гәзит укучылар белән бергә районыбызның Рыбалко фамилияле уңган-булган улларын искә алдык.

Ирина МАКСИМОВА.


Тимерче Даниланың оныгы – Василий Михайлович хатыны Тамара Ивановна белән.
Читайте нас: