Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
22 июнь 2018, 12:31

Комсомоллар — тынгысыз йөрәкләр

“Алар һәрчак сафта!” — районның Мәшгульлек үзәге начальнигы, 1988-92 елларда комсомолның район комитетына җитәкчелек иткән Зөмрә Галимова шундый фикердә.

Алар бүген дә, элекке кебек үк, яңа идеяләр белән янып яши, актив тормыш позициясе яклылар һәм комсомол хәрәкәтенең һичшиксез тергезеләчәгенә өметләнәләр. Бәлки, яшьләрнең заман таләпләренә җавап бирүче яңа форматта булыр ул.
Шушы көннәрдә район комсомоллары пролетариат юлбашчысы Владимир Ильич Ленин туган шәһәр — Ульяновскта экскурсиядә булып кайтты. Бу сәфәрне алар ВЛКСМның 100 еллыгына багышлаган. Экскурсия кысаларында ХХ гасыр архитектура һәйкәле, Волга буе һәм Русиянең иң эре музей, фән, мәдәният, иҗтимагый-сәяси үзәкләренең берсе булган, 1970 елда, ягъни юлбашчының тууына 100 ел тулуга карата төзелгән Ленин мемориалын барып караганнар. Комплекс составына кергән музей мәйданы, дүрт мемориаль йорт, шул исәптән В.И.Ленинның йорт-музее да, Зур зал һәм Иҗтимагый-сәяси үзәк якташларыбыз күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырган.
— Ленин мемориалы — эпохага уникаль һәйкәл. Ленин музее гына түгел, ә 100 еллык тарихны вакыйгалар сызыгында гәүдәләндерүче дә. Мемориаль үзәк — искиткеч гүзәл корылма, кешеләрнең тарихи хәтере яшәгәндә, аңа да кызыксыну кимемәячәк, — дип уртаклашты хис-тойгылары белән 1977-1981 елларда комсомол район комитетының беренче секретаре булган Альмира Зәйнуллина. — Без, әйтерсең, яшьлек елларыбызга әйләнеп кайттык, шушы тарихи эпоханы яңадан кичергәндәй булдык. Гид-экскурсоводның сөйләгәннәре дә бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Биредә без бик күп яшьләрне, чит илдән килгән туристларны очраттык — аларга да безнең тарих бик кызыклы. Монысы аеруча куанычлы.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: