Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
22 июнь 2018, 11:13

Ак юл сезгә, кадерлеләрем!

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады, класс бүлмәләре бушап калды, алда балаларны күңелле каникуллар көтә. Ни өчендер чыгарылыш кичәсе дигәндә һәрвакыт туган мәктәпләрен тәмамлаучы, яраткан укытучылары белән хушлашучы укучыларны гына күз уңында тотабыз һәм еш кына балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенең кеше тормышында мөһим этап икәнен онытып җибәрәбез.

Менә минем балаларым да бакча белән хушлашты. “Минекеләр” димен, чөнки шушы 4-5 ел эчендә алар чын мәгънәсендә минекенә әйләнде: шундый ук газиз, якын һәм кадерле... Чыгарылыш кичәсе якынлашкан саен аларның бакчага тәү тапкыр килгән көннәрен исемә төшердем, үзләрен коллективта тотарга, кулларына тәү тапкыр каләм алып, хәрефләр язарга өйрәнгән чакларын, бергәләшеп төрле чараларга әзерләнгән мизгелләрне күз алдыма китердем.

Гаилә елына багышланган һәм әти-әниләр катнашлыгында узган чара соңгыларының берсе булды. Чара чын-чынлап гаилә бәйрәменә әйләнде: залда әти-әниләр, нәнәй-картәтиләр, апа-абыйлар, туганнар “кайнаша”. Бу атмосфераны балаларның кечкенә үкчәләре белән кайсысы ничек тели, шулай бию башкарулары да, еш кына көйгә дөрес басмаулары да бозмый, киресенчә, ямьли генә. Ул гынамы, нәкъ шундый мизгелләрне өлкәннәр көтеп ала һәм көчле алкышларга күмә, чөнки бу артистларда ясалмалылык юк — барысы да чын, ихлас һәм самими. Гаиләң тату булса гына күңел җырлый — бәйрәмнең төп асылы һәм мәгънәсе шуңа кайтып калды. Алып баручы, тавыш операторы, җырчы, биюче, актер ролендә чарада катнашкан һәр ата-анага олы рәхмәтләремне җиткерәм. Мондый чаралар шушы еллар эчендә ничә дистә булды икән?!

Кадерле әти-әниләр! Сезнең белән һәрвакыт рәхәт һәм җиңел булды. Шушы еллар эчендә сез һәрчак ярдәмгә ашыктыгыз, мөрәҗәгатьләремне кире какмадыгыз, төркем һәм гомумән бакча тормышында актив катнаштыгыз. Кеше тормышы этапларга бүленгән. Алда балаларыгызны мәктәп, югары уку йорты, карьера үсеше көтә. Сабыйларыгызның шат тавышларын да, күз яшьләрен дә, бергә оештырган бәйрәмнәрне дә мәңге онытмам! Һәркайсыгызны алда тик бәхетле тормыш кына көтсен! Ак юл сезгә, газиз балаларым!..

Айсылу Хаҗиева,

Языково авылы 1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасының чыгарылыш төркем тәрбиячесе.
Читайте нас: