Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
31 Май 2018, 16:38

Яңадан-яңа уңышлар сиңа, Розалина!

Район хакимиятендә торак сертификатлары тапшыру тантанасында Благовар авылыннан күпбалалы Гүзәлия Шәфыйкова да бар иде.

Район хакимиятендә торак сертификатлары тапшыру тантанасында Благовар авылыннан күпбалалы Гүзәлия Шәфыйкова да бар иде. Бу мөлаем йөзле, зәңгәр күзле ханымны без мәдәният өлкәсендә эшләгән чагыннан ук беләбез. Гүзәлия Узар кызы һәрвакыт оптимист, заманча фикер йөртә, авырлыклардан куркып тормый. Ул дәүләттән бу ярдәмне озак көткән, һәм аның өмет-хыяллары ниһаять акланган. Йорттагылар да бу хәбәргә бик шатланган.
Әлбәттә, аның иң зур куанычы — балалары: ире Рафаил Әлимбай улы белән алар өч ул һәм ике кыз үстерәләр. Өлкәннәре әти-әниләрен үрнәкле тәртипләре, яхшы укулары һәм уңганлыклары белән сөендерә, ә кечеләре абый-апаларыннан үрнәк алып үсә.
Әни кешегә Уфа ягулык-энергетика колледжының 3 курсында белем алучы кызы Розалинаның уңышлары турында хәбәр алу аеруча куанычлы. Ул бары тик яхшы билгеләренә генә укый, югары стипендия ала, апрель ахырында Сургут шәһәрендә үткән “Нефть. Газ. Экология-2018” VI Бөтенрусия студентлар фәнни-гамәли конференциясендә II дәрәҗә җиңүче дипломын яулаган. Димәк, Шәфыйковлар гаиләсендәге, Благовар урта мәктәбендәге һәм колледждагы тәрбия һәм белем үзенең җимешләрен биргән. Афәрин, Розалина, сиңа артабан да җиңүләр телибез!
Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: