Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
31 Май 2018, 16:52

Кияү белән кәләш кебекләр

Күптән түгел Языково авыл Советы авыл биләмәсендә бер төркем юбиляр гаилә парларына хөрмәт күрсәтелде. Быел алты гаилә алтын туйларын билгели икән.

Күптән түгел Языково авыл Советы авыл биләмәсендә бер төркем юбиляр гаилә парларына хөрмәт күрсәтелде. Быел алты гаилә алтын туйларын билгели икән. Тик, кызганычка каршы, Хәмит Ислам улы белән Юзә Рифгать кызы Хәбибуллиннар, Тәлгать Әбзәлетдин улы белән Рәйфә Сәгыйдулла кызы Әхтәмовлар, Әнүр Фәрхетдин улы белән Филзә Гомәр кызы Әхмәтдиновлар бәйрәмгә килә алмады. Авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Еникеев белән авыл Советының ветераннар советы рәисе А.Н.Яковлева аларга Президент бүләген йортларына илтеп тапшырды.
Башкалар исә туганнары һәм якыннары гына түгел, ә элекке хезмәттәшләре, мәдәният хезмәткәрләре, район җәмәгатьчелеге вәкилләре дә тәбрикләгән һәм олы ихтирамнарын белдергән кичәдә алган тәэссоратларын озак еллар күңелләрендә кадерләп саклар. Ә хәзер алар турында бераз җентеклерәк. Рим Рәүф улы белән Рузилә Гайфулла кызы Фәрхетдиновларны районда белмәгән кеше сирәктер. Һәм бу барыннан элек гаилә башлыгының һөнәре аркасында. “Төзелеш буенча урынбасар” өлеш кертмәгән социаль-мәдәни-көнкүреш әһәмиятендәге объектларны санап бетерерлек түгел. Рим Рәүф улы ачыклыгы һәм гадилеге белән кешеләрне үзенә җәлеп итсә, Роза Гайфулла кызы ышанычлы тыл булдыра алуы, тыйнаклыгы һәм тыныч холкы белән аерылып тора. Фәрхетдиновлар җыр-моңга гашыйк кешеләр, кызлары Регина бик матур җырлый, ә Рим абый баянда уйный.
Альберт Сәях улы белән Мәрьям Габидулла кызы Усмановлар да районда күпләргә таныш. Альберт абый озак еллар район гәзите редакторының дубляж буенча урынбасары булып эшләде, ә Мәрьям апа – Дәүләт банкында бүлек мөдире һәм район хакимиятендә бухгалтер. Алар белән аралашканда, дип билгеләде гаиләләр белән таныштыручы авыл Советы депутаты, хезмәт ветераны, элекке журналист З.Ә.Сафина, бер кеше белән сөйләшкән кебек, бер-берсен ярты сүздән һәм күз карашыннан аңлап торалар. Пенсиягә чыгу, Усмановлар әйтүенчә, дүрт стенада бикләнү түгел. Мәрьям Габидулла кызы моны үз мисалында исбат итә, ул бар күңелен салып бакчачылык белән шөгыльләнә һәм ... балыкка йөри.
Өченче пар – Рәис Яхъя улы белән Чәчәк Галләм кызы Гафиятуллиннар озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салган. “Благовар” кошчылык фабрикасына нигез салыну белән шунда эшкә урнашкан булганнар. Башка районнан күченеп килсәләр дә, бездә үз кешегә әйләнгәннәр, район икътисадын үстерүгә зур өлеш салганнар. Өч балага гомер биреп, олы тормышка чыгарганнар. Уллары Салават бүген әти-әниләренең эшен дәвам итә. Картәни-картәтиләрен сөендереп биш оныклары һәм бер туруннары үсеп килә. Сөйкемлелеге белән әсир иткән бәләкәч Әмирәне кичәдә катнашучылар да яратырга өлгерде.
Чараның рәсми өлешендә тантана сәбәпчеләрен район хакимияте башлыгы урынбасары В.Ш.Кадыйров, Языково авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Еникеев, ветераннарның район советы рәисе Р.М.Баһаутдинов тәбрикләде. Юбилярларны, шулай ук, элекке эш урыннарыннан район гәзите редакторы Л.Ә.Гафарова, “Благовар” кулланучылар җәмгыяте, кошчылык заводы вәкилләре котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Роберт Ситдиков, Регина Фәрхетдинова, Ләлә Сафина, Алмаз Вәлиев, “Алтынай” фольклор төркеме, “Дәртле яшьлек” ансамбленең чыгышлары юбилярларның бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәлия Мәҗит кызы Якупова үткәргән кияү-кәләшләрне теркәү тантанасы аеруча үзенчәлекле килеп чыкты.
Хөрмәтле кунакларыбыз Языково авыл Советына, “Яшь күңел” клубына, район Мәдәният йортына шундый җылы гаилә бәйрәме оештырганнары өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: