Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
30 март 2018, 11:03

Горурланыр кешеләребез бар!

Районыбыз Русиягә исемнәре бөтен дөньяда танылган бик күп кешеләрне биргән. Күптән түгел билгеле спортчы Вил Габдуллин белән очрашу булды

Районыбыз Русиягә исемнәре бөтен дөньяда танылган бик күп кешеләрне биргән. Күптән түгел билгеле спортчы Вил Габдуллин белән очрашу булды
Районда яшәүчеләрнең УДНТУ ректоры Рәмил Бәхтизин белән очрашып аралашуы бик җанлы, нигезле булды, ул күзгә-күз сөйләшүгә корылды.
Район Мәдәният сараеның тамаша залы шыгрым тулы иде, районның бөтен предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан бик күп кеше килгән, теләге булган һәркем Рәмил Назыйф улына сорау бирә алды. Яшьләрнең авылдан китүенә, бензинга югары бәя, күпбалалы гаиләләрне һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны социаль тәэмин итү, өстәмә белем бирүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Вәкаләтләре кысаларында ул җыелучыларның бөтен сорауларына да җавап кайтарды.
Кикбоксинг һәм хәрби сәнгать буенча 36 тапкыр дөнья чемпионы Вил Кавый улы Габдуллинның чыгышы җыелучылар арасында зур кызыксыну уятты. Баксаң, ул безнең якташ икән, әнисе тумышы белән Каргалы якларыннан, Вил Кавый улы балачакта анда еш кунак була, шуңа залдагыларга хаклы рәвештә якташларым дип мөрәҗәгать итте, бу исә благоварлыларның күңеленә хуш килде.
Шунысын да билгеләргә кирәк, ул шулай ук “Башкортстан Республикасының хәрби сәнгать федерациясе” төбәк җәмәгать берләшмәсе президенты һәм “Русия рекордлар китабы” рекордсмены. Мондый кеше белән очрашу һәркемнең физик яктан үсешә һәм уңышлы була алуын, әмма моның өчен зур тырышлык һәм ныкышмалылык таләп ителгәнен күрсәтә. Аралашу вакытында ул үзенең спорт, шәхси тормышы, җәмәгать эшләре турында җентекләп сөйләде. Һәрвакыт беренче булу өчен өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, Туган илеңнең тарихын белергә һәм иң мөһиме, патриот булырга кирәклеген әйтте.
Ул үзе белән яуланган алтын медальләрен һәм билбау алып килгән иде. Чара ахырында теләге булган һәркем данлы якташы белән фотога төште, озаклап аралашты һәм соклануын яшермәде.
Ирина МАКСИМОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: