Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
6 март 2018, 19:14

Юбилярларга хөрмәт күрсәтелде

Башкортстан Республикасында Гаилә елын безнең районда тантаналы ачуның икенче көнендә Ямакай авыл мәдәният йортында Биек Усак авылында яшәүче Ирназаровлар гаиләсенең бриллиант туена багышланган тантаналы чара үтте.

Башкортстан Республикасында Гаилә елын безнең районда тантаналы ачуның икенче көнендә Ямакай авыл мәдәният йортында Биек Усак авылында яшәүче Ирназаровлар гаиләсенең бриллиант туена багышланган тантаналы чара үтте. Аны авыл мәдәният йорты һәм модельле китапханә оештырды. Иңне иңгә терәп 60 ел гомер кичергән юбилярлар Рәүзеләнәф Игълам улы һәм Фәнүзә Миңнеәхмәт кызын Благовар муниципаль район Советы депутаты Н.Р.Ганиев, Канзафар би исемендәге “Сарайлы” башкорт тарихи-мәдәни үзәк мөдире С.Б.Батыраев, авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Л.Зәйлалова, шагыйрә Ф.Ибраһимова, тантана сәбәпчеләренең балалары, оныклары, районның үзешчән артистлары М.Ибраһимов, А.Гыйльманова, А.Карачурина, А.Шәяхмәтова, Г.Карачурина, Уфадан А.Якушева һәм А.Искәндәрова ихлас котлады.
Гаилә тантаналарында хатирәләргә бирелмичә буламы соң инде? Бу юлы да татлы истәлекләр күз алдыннан үтте. Гаилә башлыгы Биек Усак авылында дөньяга килгән. Алты яшендә ике ир туганы белән әнисез калалар, ул авыр чирдән вафат була. Кем әйтмешли, кайгы ялгызы гына йөрми: тиздән “халык дошманы” дип әтиләрен дә кулга алалар, шуннан соң өч ятим бала үги әниләре карамагында кала. Анысы да берсеннән-берсен бәләкәй балаларны тәрбияләүне кирәк дип тапмый һәм кире кайтып китә. Шулай итеп, өч бала тома ятим кала.
Бәхеткә, 1943 елда әтиләрен азат итәләр һәм ул туган авылына әйләнеп кайта. Балаларның туйганчы ашарга да, артабан азмы-күпме белем алырга да мөмкинлекләре туа. Рәүзеләнәф Былышлыда җидееллык мәктәп тәмамлый, колхозда эшли, аннан юллама буенча Бәләбәйдә киномеханик һөнәрен үзләштерә. Армиягә алынганчы районда үзен алдынгы киномеханик буларак таныта. Мөгаен, узган гасырның 50нче елларында районда “киномеханик Ирназаровны” белмәгән кеше булмагандыр.
Армиядә хезмәт иткән вакытта радиотелеграфист һөнәрен үзләштерә, фотога төшерү белән ныклап мавыга башлый. Хәрби хезмәттән кайткач, Илеш һәм Чакмагыш район гәзитләрендә фотохәбәрче булып эшли.
Җәмәгате Фәнүзә Миңнеәхмәт кызы тумышы белән Чакмагыш районыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң КБОда лаборант булып эшли. 1958 елда Рәүзеләнәфкә кияүгә чыга, гаилә тәүдә Чакмагышта яши, 80нче елларда гаилә башлыгының туган авылы Биек Усакка әйләнеп кайта. Өч балалары — Флидә, Салават һәм Уралга тәрбия-белем биргәннәр, кеше иткәннәр, бүген инде Рәүзеләнәф абый белән Фәнүзә апа алты оныгы һәм ике туруны өчен бәхетле картәти һәм картнәнәй.
Якыннары, туганнары өчен алар үрнәк булып тора. Шушы 60 ел гомер эчендә тормыш ыгы-зыгысы, көндәлек мәшәкатьләр аларның саф сөюен таплый алмаган. Авырлыклар уртак хисләрне ныгыткан гына, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәгән алар. Гаилә бәхетенең сере дә шундадыр, бәлки. Ә Ирназаровларның бу бәхете гади генә түгел, ә бриллиант булып балкый!
Айдар Карачурин, Ямакай авыл модельле китапханәсе мөдире.
Читайте нас: