Барлык яңалыклар
Үзебезнекеләр
6 март 2018, 19:28

Сәхнәдә полиция хезмәткәрләренә тиңнәр юк

Фестиваль елдан-ел программасын баета, яңа дуслар таба. Тәртип сакчыларын гадәти булмаган амплуада: җырчылар, биючеләр, алып баручылар ролендә тагын кайда күрергә мөмкин? Әлбәттә, үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында.

“Бергә булдык һәм булачакбыз. Безнең бердәмлек — артабан үсү өчен иң ныклы нигез. Үзгәрешләрнең кирәклеген аңлаган һәм зур максатларга ирешү теләгендә бар белемен, көчен, тәҗрибәсен һәм сәләтен бирергә әзер бер команда булып эшләү өчен киләсе елларда безгә бу бердәмлекне тагын да ныгытырга кирәк”. (РФ Президенты В.В.Путинның Федераль Җыелышка еллык Юлламасыннан).
Фестиваль елдан-ел программасын баета, яңа дуслар таба. Тәртип сакчыларын гадәти булмаган амплуада: җырчылар, биючеләр, алып баручылар ролендә тагын кайда күрергә мөмкин? Әлбәттә, үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында. Үткән атнада Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр подразделениеләре органнары хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының Русия полициясенең 300 еллыгына багышланган ХIХ үзешчән сәнгать фестиваленең зона этабында катнашу өчен район Мәдәният сараена Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар, Илеш, Чакмагыш, Шаран, Кушнаренко һәм Бакалы районнары буенча бүлек коллективлары җыелды. Әйткәндәй, мәгълүм фестиваль личный составта һәм халыкта зур кызыксыну уята. Хезмәтләре киеренке, еш кына хәвефле булуга карамастан, полиция хезмәткәрләре иҗатка да вакыт таба.
Тамашачылар эчке эшләр органы хезмәткәрләре арасында халыкка аерым башкаруда һәм биюдә, хатын-кызлар һәм ир-атлар вокаль ансамбле, хор һәм нәфис сүз аша чагу, истә калырлык, дәртле номерлар бүләк итәрлек чын сәләткә ия кешеләрнең күп булуына чираттагы тапкыр инанды. Һәр коллектив тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына оригиналь булуы һәм осталыклары белән охшарга тырышты. Чыгыш ясаучы коллективларда буыннар арасында бәйләнеш булуы зур куаныч — эчке эшләр органнары ветераннары, аларның гаилә әгъзалары да хезмәттәшләренә көч-куәт биреп торырга килгән иде һәм сәхнәдә лаеклы чыгыш ясады. Конкурсантлар Туган ил, полиция хезмәткәрләре, шулай ук, батырлык, намус турында җырлар һәм композицияләр дә, лирик, эстрада һәм халык җырларын да башкарды.
Хуҗа хокукында Русия МВДның Благовар районы буенча бүлеге коллективы фестивальдә беренче булып чыгыш ясады. Якташларыбызның чыгышы сценарие һәм концерт номерларының күп, күмәк булуы белән аерылып торды. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Хезмәтләндерү төркеме (тикшерү-оператив төркем) полиция хезмәткәре (водитель), полициянең кече сержанты Айнур Мөхәммәтҗановның — ялгыз, инспектор-кинолог Илдар Габдрафиковның тормыш иптәше Эльвина белән парлы җыр башкаруы, МВД ветераны, отставкадагы милиция прапорщигы Нурлыгаян Кайбышевның җырлары һәм дәртле солдатлар биюе тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.
Тәртип саклаучыларның сәхнәдәге ярышы җиде сәгатьтән артып китте. Әмма залда тантана иткән бәйрәм атмосферасында бу вакыт сизелмәде дә.
Киеренке көрәштә Русия МВДның Бакалы районы буенча бүлеге фестивальнең төп бүләге — Гран-прига лаек булды. Беренче урынны Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары бүлеште. Икенче урынны чара хуҗалары — Русия МВДның Благовар районы буенча бүлеге яулады. Шаран һәм Илеш район бүлекләре — өченче урында. Конкурста катнашучыларга Почет грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотолары.
Читайте нас: